Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ «МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРГА РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ» ДИГӘН ТЕМАГА ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ УЗДЫРЫЛА
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ «МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРГА РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ» ДИГӘН ТЕМАГА ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ УЗДЫРЫЛА

14102302_628902170608077_2537031683615865176_npak3

11 апрель көнне Казанның Гаилә мәчетендә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырыла. Чараның максаты — республика мәчетләре каршында эшләп килүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәрендә тупланган тәҗрибәне өйрәнү. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге белгечләре; Балтач, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чаллы, Казан шәһәрләре мәчетләре каршында эшләп килүче балалар үзәкләре җитәкчеләре, имамнар, педагоглар катнаша.

Түгәрәк өстәл сөйләшүен Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

Журналистларны чараны яктыртырга чакырабыз.

Чара 11 апрель көнне иртәнге 10 сәгатьтә башлана.

Адресыбыз: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.