ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ КЫШКЫ КАНИКУЛЛАРДА МӨСЕЛМАН ЛАГЕРЕ ЭШЛӘЯЧӘК
Гаилә мәчетендә 2 гыйнвардан атна дәвамында балалар өчен кышкы лагерь эшләячәк. Сәгать 9 дан 2 гә кадәр тәҗрибәле мөгаллимнәр, тәрбиячеләр аларны әдәп-әхлакка, Коръән укырга һәм кул эшләренә өйрәтәчәк. Мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә ярдәмгә Россия ислам институты студентлары да чакырылды. Лагерьга 7-10 яшьлек малайлар һәм 6-12 яшьлек кызлар кабул ителә. Алдан язылу өчен 8 (843) 223-06-62 телефонына шалтыратырга кирәк.