Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘНХАФИЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘНХАФИЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛДЫ

Гаилә мәчетендә балалар өчен коръәнхафизлар лагере эшли башлады. Аны мәчет Россия ислам институтының Коръәнхафизлар әзерләү үзәге белән бергәләп оештырды. Лагерьга 10 яшькә кадәрге 40 бала кабул ителде. Алар белән махсус әзерлеге булган мөгаллимнәр, остазлар шөгыльләнә. Лагерь иртәнге 9 да эшли башлый, 11 гә – төшке ашка тукталганчы балалар Изге Коръәнне ятлау белән мәшгуль, өйлә намазыннан соң сәгать 2 гә кадәр өйрәнгән аятьләрне кабатлыйлар. Шушы көннәрдә балалар дүрт мәчет арасында уздырылачак коръәнхафизлар конкурсында катнаша, ә киләсе атнада шәһәркүләм конкурста гыйлемнәрен сынап караячаклар.