Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘНХАФИЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛА
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘНХАФИЗЛАР ЛАГЕРЕ АЧЫЛА

17 нче августта иртәнге сәгать 9 да Гаилә мәчетендә балалар өчен коръәнхафизлар лагере ачыла. Анда мәктәп яшендәге 40 бала – 20 кыз һәм 20 малай йөриячәк. Исеменнән үк күренгәнчә, лагерь эшчәнлеге алдагыларыннан бераз аерыла. “Бу юлы Изге Коръәнне ятларга теләге булган балаларны гына кабул иттек. Алар белән тәҗрибәле мөгаллимнәр шөгыльләнәчәк. Эшне Россия ислам институтының Коръәнхафизлар үзәге белән бергәләшеп алып барачакбыз. Балаларыбыз биредә хәерле гыйлемнәр алып, уку елы башлангач та мәчет каршындагы курсларда укуларын дәвам итәрләр, иншә Аллаһ”, — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр +7 (843) 223-06-62 телефоны буенча шалтырата ала.