Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР АРАСЫНДА КОРЪӘН ЯТЛАУ БУЕНЧА I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕ УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР АРАСЫНДА КОРЪӘН ЯТЛАУ БУЕНЧА I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕ УЗДЫ

 

Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән ятлау буенча I  республика бәйгесе узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Совет районы мөхтәсибе Нияз хәзрәт Закиров, РИИ каршындагы Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Бәйгенең географиясе киң иде: анда Татарстан районнарыннан тыш Оренбург, Мари Эл коръәнхафизәләре дә катнашты һәм өч номинациядә көч сынашты: I — 0,5 җүз, II — 1 җүз, III — 2 җүз. Бәйге сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) уздырылды.

Тантаналы ачылышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин коръәнхафиз булуның җаваплы һәм дәрәҗәле икәнлеген, элек-электән бу өлкәдә уңышка ирешкән хатын-кызларның шактый булуын әйтеп үтте һәм, мисал итеп, Габдулла ибн Мөбарәк белән бәйле бер риваятьне искә төшерде.

“Габдулла ибн Мөбарәк хаҗ гамәлен үтәп кайтканда сахрада өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп, аны сәламли. Җавап буларак хатын аңа Коръән аятьләрен китерә: “Чиксез мәрхәмәтле  Раббыдан аларга сәлам булыр” (“Йәсин”сүрәсе, 58 нче аять). Кая юл тотуын, кем белән очрашырга тиешле булуын һәм башка сорауларга да хатын-кыз Коръән аятьләре белән җавап кайтара. Габдулла хәзрәт кәрванда аның балаларын тапкач, аналарының нигә барлык сорауларга да аятьләр белән җавап  кайтаруын сорый. Балалары аналарының коръәнхафизә һәм хәдис фәне өлкәсендә галимә булуын хәбәр итәләр. Аллаһ каршына басып, Кыямәт көнне алыначак хисаптан куркып, соңгы 20 елда бары Изге Китап сүзләре белән генә аралашуын да әйтәләр. Арабызда әнә шундый  хатын-кызларыбыз, галимәләребез булган. Бу барыбыз өчен дә  уйланырга бер җирлек. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телим”, — дип сөйләде Камил хәзрәт.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәйгенең төп максаты җиңүчеләрне билгеләү түгел, ә халыкны Аллаһ Китабына якынайтудан гыйбарәт булуын, әлеге бәйгенең һәр ел уздырылачагын хәбәр итте.

Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге хезмәткәрләреннән оештырылган жюри конкурста сабыйларның да катнашуы куанычлы вакыйга булуын әйтте. Алай гына да түгел, Коръән ятлауга игътибар нык арткан, балаларның әзерлеге дә яхшырган икән. Элек ярты җүзне тапшыручылар күбрәк булса, хәзер 1-2 җүзне ятлауга тартыла башлаганнар.

Җиңүчеләр исемлеге:

0,5 җүз — Мәрьям Ягудина (7 яшькә кадәр; Казан);

1 җүз — Виталина Антонова (7 яшькә кадәр; Чистай);

2 җүз — Фатыйма Яруллина (7 яшькә кадәр; Казан);

0,5 җүз  — Рәхимә Юсупова (10 яшькә кадәр; Казан);

1 җүз — Эмилия Антонова (10 яшькә кадәр; Чистай);

2 җүз — Мәрьям Юскаева (10 яшькә кадәр; Казан);

0,5 җүз — Мәрьям Имамиева (13 яшькә кадәр; Чистай);

1 җүз — Хәбибә Мөфлихунова (13 яшькә кадәр; Әлмәт);

2 җүз — Гаишә Яруллина (13 яшькә кадәр; Казан);

0,5 җүз — Мәмләкәт Мирзосаидова (15 яшькә кадәр; Ютазы);

1 җүз — Зарина Габделваһабова (15 яшькә кадәр; Казан);

2 җүз — Алинә Яруллина (15 яшькә кадәр, Әлмәт);

0,5 җүз — Ләйсән Арзуманова (30 яшькә кадәр; Казан);

1 җүз — Гөлмәрьям Зарипова (30 яшькә кадәр; Балтач);

2 җүз — Дилбәрхан Латыйпова (30 яшькә кадәр);

0,5 җүз — Гөлнара Насыйбуллина (45 яшькә кадәр; Казан);

1 җүз — Рәсимә Ханнанова (45 яшькә кадәр; Әлмәт);

2 җүз — Гаишә Мәрданшина (45 яшькә кадәр; Ютазы);

0,5 җүз — Раилә Ризова (65 яшькә кадәр, Балтач);

2 җүз — Сөембикә Булатова (65 яшькә кадәр; Биектау).