Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАҖИЛАР ӨЧЕН КОРБАН АШЫ УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАҖИЛАР ӨЧЕН КОРБАН АШЫ УЗДЫ

Бүген өйлә намазыннан соң Гаилә мәчетендә бик күркәм бер чара узды. Мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәхәллә хаҗиларын Корбан ашына җыйды. Мәҗлесне хәзрәт үзе алып барды. Кунаклар сыйланып утырган арада иң яшь һәм иң өлкән хаҗилар барланды; гаиләләре белән хаҗ кылучылар, иң күп хаҗ кылучылар ачыкланды. Аларның барысына да хәзрәт бүләк итеп дини китаплар тапшырды. Хаҗиларга да сүз бирелде, алар хаҗда үзләре белән булган гайре табигый хәлләрне искә төшереп, тыңлаучыларны нык тәэсирләндерделәр. Аннары «ДУМ РТ ХАҖ» программасы хезмәткәрләре алдагы хаҗ сәфәренә әзерлек буенча кайбер киңәшләрен бирделәр, киләсе елга хаҗ программасы белән таныштырдылар. Мәҗлес ахырында Рөстәм хәзрәт кунакларга бер кызыклы тәкъдимен дә җиткерде. Кайбер урыннарда мәхәллә халкы бергәләшеп акча җыеп, арадан берсен хаҗга озата икән. Күркәм, кирәкле гамәл дип, бу тәкъдимне мәҗлестәгеләр күтәреп алды. Соңыннан хаҗилар, аралашып яшәргә сүз куешып, үзләре турындагы мәгълүматны махсус кенәгәгә теркәделәр. Мәҗлес Аллаһ Раббыбыздан хаҗиларның хаҗларын кабул итүен, ил-көннәребезгә, мәхәлләбезгә иминлек, татулык сорап дога кылу белән тәмамланды.