Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАҖ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ХАҖ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА

IMG_9125

Иртәгә 30 мартта Гаилә мәчетендә хаҗ дәресләре башлана. Дәресләр изге сәфәргә чыгарга ниятләгәннәр өчен махсус оештырыла. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара һәм исламның бишенче баганасы булган хаҗ гыйбадәте, аны кылу тәртипләре, быелгы хаҗ кылу үзенчәлекләре турында киң мәгълүмат бирергә  җыена; шулай ук хаҗиларыбызны озатып баручы табиблар, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә. Дәресләр һәр атнаның пәнҗешәмбесендә кичке сәгать 6 да башлана.

Рөстәм хәзрәт быел үзе дә төркем җитәкчесе буларак олы сәфәргә кузгалырга ниятли. Төркемдә әле буш урыннар бар, кушылырга теләүчеләр 8 917 261 93 19 номеры буенча турыдан-туры хәзрәтнең үзенә шалтырата яисә мәчеткә килеп мөрәҗәгать итә ала.

… Бу фани дөньяда һәркем үз алдында торган максатка таба хәрәкәттә. Һәрбер адәм баласы, үзенең хакыйкый асылын, аңа кайту юлларын эзли. Шушы эзләнүләр аны изге сәфәргә алып чыга, аның төп максаты – Аллаһ ризалыгы белән җәннәткә керү вә Аның дидарын күрү бәхетенә ирешү. Хаҗ ул – Аллаһка карата үзеңнең хәләл малың һәм җисемең белән гыйбадәт кылу. Аллаһы Тәгалә “Гыймран” сүрәсенең 97нче  аятендә әйтә: “… Көче җиткән кешеләргә Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә…”

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, көче җитмәүчеләргә дә бәхет елмаерга мөмкин. Моннан берничә ай элек Гаилә мәчете хаҗга кагылышлы акция башлап җибәрде һәм матди мөмкинлекләре булмаган мәхәлләдәшләребезне изге сәфәргә җибәрү өчен сәдака тартмасы куелды. Бүгенге көндә коллектив иң лаеклы кардәшләребезне барлау белән мәшгуль.