Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ИСЛАМ ШӘРИГАТЕ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ИСЛАМ ШӘРИГАТЕ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНДЫ

Гаилә мәчетендә ислам шәригате дәресләре башланды. Аны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара. Дәресләр атнаның һәр көнендә (ял көннәреннән кала) ястү намазына кадәр үткәрелә; татар һәм рус телләрендә алып барыла. Узган юлы хәзрәт тәһарәт, кече һәм олы нәҗесләр хакында сөйләп, мәхәллә мөселманнарының сорауларына җаваплар биргән иде. Бүгенге дәрес исә су темасына багышланды. Нинди су белән тәһарәт алырга һәм госел коенырга ярый; нинди су нәҗесле су дип атала; нәҗесле агымсуны һәм кое суын ничек чистартырга — мәшһүр дин әһеле Мөхәммәд Гашыйкның «Ислам шәригате» хезмәтенә нигезләнеп, хәзрәт әнә шул сорауларга җавап бирде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәммәгезне дәресләренә чакыра. Киләсе очрашу иртәгә кичке сәгать 6 да була.