Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ГӨРЛӘП УЗДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ГӨРЛӘП УЗДЫ

IMG_4479IMG_4474IMG_4475

Республикабыз мәчетләре каршындагы курсларга йөреп, Аллаһ ризалыгы өчен тырышып-тырышып гыйлем эстәгән кардәшләребезнең сөенечле көннәре — тагын бер уку елын тәмамладылар. Ә безнең Гаилә мәчетендә беренче чыгарылыш кичәләре гөрләп узды. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә дәресләргә йөргән шәкертләребездән һәм аларны укыткан остазларыбыздан разый булсын.

Ислам дине гыйлем алуга бик зур игътибар бирә. Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: “Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам, Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!” (“Галәк”, 96: 1). Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифендә: “Гыйлем алу һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз”, диелгән. Хатын-кызмы ул, ир-атмы — гыйлем алырга тиеш. Дин гыйлемен өйрәнмәгән кеше гөнаһлы була. Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алыгыз”, — ди. Димәк,  “әле мин яшь”, “инде мин карт” дигән сүзләр — гөнаһлы, буш сүзләр. Без яшь булсак та, карт булсак та дәресләргә йөрергә, гыйлем алырга тиешбез.

Гаилә мәчете каршындагы курсларда 30 га якын төркем эшләде. Һәр төркемдә 10-15-20 шәр кеше — шактый зур сан килеп чыга. Аларга урта, югары мәдрәсә, Россия ислам институтын тәмамлаган гыйлемле 22 остаз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төзегән программа буенча гыйлем бирде, инде быел чыгарылыш елы. Әмма өлкән яшьтәге шәкерт апаларыбыз, безне куып җибәрмәгез инде, тагын укыр, өйрәнер идек, дип күз яшьләре белән сорагач, каршы килер хәлебез юк. Бер генә мәсьәләне хәл итәсебез бар, ул да булса — класс бүлмәләрен ничек җиткерергә белмибез. Киләчәктә мәдрәсә төзергә кирәк дигән уйларыбыз да бар, Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген бирсә иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән:Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары” (Мөслим). Безнең хөрмәтле остаз-мөгаллимнәребез, әманәт булган гыйлемнәрен мәхәллә мөселманнарына тапшыруда ихласлык һәм тырышлык куеп, әнә шундый саваплы гамәл башкаралар. Аллаһы Тәгалә һәрберсеннән разый булып, һәрберсенә әҗер-савапларын бәхет-бәрәкәтләрен, озын гомерләрен насыйп итсен.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,

                                                     Татарстан мөфтие урынбасары,          

                                                      Гаилә мәчете имам-хатыйбы