Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧИТ ИЛ КУНАКЛАРЫ БУЛЫП КИТТЕ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ЧИТ ИЛ КУНАКЛАРЫ БУЛЫП КИТТЕ

pak1pak2pak3
Казанга II Халыкара ислам конференциясенә килгән чит ил кунаклары — Ирак Көрдстанының, Мисырның билгеле дин белгечләре Гаилә мәчетендә булып киттеләр. Алар мәчетебезне карадылар, «Иманлы бала» бакчасында тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар, балаларның Коръән сүрәләре укыганнарын тыңлап, бик канәгать калдылар. Аннары өйлә намазы алдыннан мәхәллә җәмәгате белән очраштылар. «Без сезнең турында ишетеп кенә белә идек, менә хәзер үзегезне күрдек, сез безнең каршыда, без — сезнең каршыда. Бу мәчет — нурлы, кешеләрнең дә йөзләре нурлы икән. Шулай җылы итеп каршылавыгыз өчен сезгә, мәчетегезнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәткә, Диния нәзарәте җитәкчелегенә Аллаһның рәхмәте булсын!» — дип кунаклар үзләренең тәэсирләрен дә җиткерделәр. Кунакларны мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәтне өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлмән озатып йөрде