Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН РУХИ СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ КУРСЛАРЫ АЧЫЛДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН РУХИ СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ КУРСЛАРЫ АЧЫЛДЫ

IMG_3583кызлар
Бүген Гаилә мәчетендә 7-10 яшьлек балалар өчен рухи сәламәтләндерү курслары (лагерь) ачылды. Курсларны тәҗрибәле педагоглар, тәрбиячеләр алып бара. 12 малай һәм 13 кыз бала биш көн дәвамында курсларда Коръән, ислам дине нигезләрен, әдәп-әхлак дәресләрен, намаз уку тәртибен өйрәнәчәк. Программага яулык бәйләү, аш-су пешерү, чигү буенча иҗади дәресләр дә кертелде. Балаларны алдагы көннәрдә күренекле татар шагыйре белән очрашу да көтә.