Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КӨЗГЕ ЛАГЕРЬ ЭШЛИ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КӨЗГЕ ЛАГЕРЬ ЭШЛИ

kanikullar
Бу көннәрендә Гаилә мәчетенә көзге лагерьга 25 бала йөри. Иртәдән өйлә намазына кадәр ир балалардан һәм кызлардан торган аерым төркемнәрдә Айгөл һәм Нуршат хәзрәт Муллагалиевләр дин сабагы бирә. Дәресләрдә балалар намаз уку тәртибен, зикерләрне, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре тормышыннан элек укыган гыйбрәтле хикәяләрне исләренә төшерә. Мөгаллимнәр фикеренчә, кабатлап тормаганда мәчеттә алган белемнәр онытылырга да мөмкин, шуңа күрә ата-аналар, балам дин гыйлеме алсын, дип ниятләгәннәр икән, өйдә дә аларның намаз укуларын, гыйлем белән гамәл кылуларын таләп итәргә тиеш.
Җомга көнне, 4 нче ноябрьдә өйлә намазына кадәр Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында көзге лагерьның ябылу чарасы була. Рөстәм хәзрәт, белемнәрен тикшерү ниятеннән, балалар арасында ислам нигезләре буенча конкурс уздырачак.