Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ҮЗӘГЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ БАЛАЛАР ҮЗӘГЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

IMG_3736IMG_3730

Казанның Гаилә мәчетендә балалар үзәге — мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыскартылган көн төркеме эшли башлады. Бүген үзәккә дистәдән артык бала йөри. Биредә 6-7 яшьлек сабыйларны махсус программа буенча мәктәпкә әзерлиләр. 4-5 яшьлекләр дә бакчага йөрүче яшьтәшләре кебек үк мантыйк, сөйләм теле, математика, рәсем, физкультура һ.б. белән шөгыльләнә. Тәрбиячеләре Эльмира ханым Сәрвәрова белән Алсу ханым Хәйруллина – махсус белемле педагоглар. Әлфия абыстай Яфарова исә ислам нигезләре дәресләрен алып бара.

— Шушындый үзәк ачу — минем күптәнге хыялым иде. Әни буларак, беренче чиратта, үз балаларымның мөселман бакчасында тәрбияләнүен теләдем. Казанда мондый үзәкләр күп түгел – Мәрҗани, Казан нуры мәчетендә, Гольфстримда гына бар. Ниятебезне бер танышыбыз Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга җиткергән. Очрашып сөйләштек, хәзрәт үз идеяләрен, мин үземнекен әйттем һәм, биредә балалар үзәге ачарга кирәк, дигән фикергә килдек. Хәзрәт булышлыгы белән, әлхәмдүлилләһ, оештыру эшләре озакка сузылмады. Уку әсбапларын, уенчыкларны һәм башка кирәк-яракларны ирем белән бергәләп сатып алдык, җиһазларны хәзрәт кайтартты. Беренче көнне үзәккә 4 бала килгән иде, аның да икесе — үземнекеләр, берсе — Рөстәм хәзрәтнеке… Бер атна дигәндә, аларның саны дистәдән артып китте, димәк, ихтыяҗ бар, — дип сөйләде үзәкнең җитәкчесе Эльмира ханым Сәрвәрова.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу бакчага мөселман булмаган балаларны да, әле ислам белән кызыксына гына башлаганнарны да, гомумән, милләтенә, диненә карамыйча кабул итәләр. Аш пешерүче Әкълимә абыстай Сафиуллина балаларга тәмле итеп иртәнге ашны әзерли. Сәгать 12 тулганчы – өйлә намазы алдыннан җиләк-җимеш, тәм-томнар белән сыйлый. Иганәчеләр бераз матди ярдәм күрсәтсә, киләчәктә төшке аш та әзерләргә әле исәбе. Педагогларның исә балаларны төрле мәдәни чараларга йөртәсе, музейларга алып барасы килә. Ярдәм итәргә теләүче яхшы күңелле кардәшләребез өчен Эльмира ханымның телефонын да сорап алдык – 89870626042.

Мәрьямбану ХАФИЗ