25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм шул сәбәпле бүген Россиядә мәтәм көне игълан ителде.
Бүген Гаилә мәчетендә өйлә намазыннан соң мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укылды һәм Раббыбыздан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылынды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашты: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән әлеге авиафаҗигә корбаннарының гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”.
Әлеге самолет бортында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Елизавета Глинка булган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.