ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ АВИАҺӘЛАКӘТ КОРБАННАРЫ РУХЫНА ДОГА КЫЛДЫЛАР
Моннан өч ел элек, 17 ноябрьдә 19 сәгать 26 минутта Казанда булган авиаһәлакәттә 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере өзелде. Бүген республикада шушы һәлакәт корбаннарын искә алдылар. Гаилә мәчетендә дә ястү намазыннан соң авиаһәлакәт корбаннарының рухларына багышлап дога кылынды.