Главная  →  Новости  →  Гаилә мәчетендә һәр кичне коръәнхафизлыкка өйрәтәләр
Гаилә мәчетендә һәр кичне коръәнхафизлыкка өйрәтәләр

Гаилә мәчетендә атнаның һәр көнендә 20 дән артык төркемдә Коръән уку, ятлау һәм ислам дине дәресләре бара. Биредә махсус белеме булган мөгаллимнәр – тәҗрибәле абыстайлар, хәзрәтләр, Россия ислам институты мөгаллимнәре белем бирә. Моңа кадәр балалар белән атнага ике генә көн шәгыльләнәләр иде. Хәзер исә алар өчен, гомумән, Коръәнне укырга өйрәнергә һәм ятларга теләге булган барча мөселманнар өчен зуррак мөмкинлекләр ачылды. Гыйнвар аеннан башлап тагын бер коръәнхафизлар (Изге Китапны ятлаучылар) төркеме эшли башлады. Аны Россия ислам институты каршында оештырылган Коръәнхафизлар үзәге җитәкчесе Яхъя остаз алып бара. Дәресләр көн саен кичке сәгать 6 да башлана. Төркемдә шөгыльләнүчеләрнең яше, ир-ат яки хатын-кыз булуы мөһим түгел, теләге булган һәркем килә ала. Яхъя остазның телефоны – 8900 32 49 075. Мәчетнең адресы: Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.