Главная  →  Вопросы  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ УРАЗА БӘЙРӘМЕНӘ КИЛЕГЕЗ!
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ УРАЗА БӘЙРӘМЕНӘ КИЛЕГЕЗ!

Айларның солтаны булган Изге рамазан белән дә хушлашыр чак җитте. Аллаһы сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбызны Үзе кабуллардан кылса иде. Исламдагы өч бәйрәмнең берсе — Ураза бәйрәменә әзерләнәбез. Ул 17 июльгә туры килә. Гает намазы Татарстанның барлык мәчетләрендәге кебек үк Гаилә мәчетендә дә иртәнге сәгать 7 дә башлана. Узган ел мәхәлләбез тарихында беренче Ураза гаете булуга карамастан, мәчет халык белән шыгрым тулы иде, хәтта ишегалдына келәм-намазлыклар җәеп, кардәшләребезгә шунда гыйбадәт кылырга туры килде. Мәчет түрендә намаз укырга теләсәгез, алданрак килегез, җәмәгать.