Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ ДАГЫСТАН КУНАКЛАРЫ КИЛДЕ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ ДАГЫСТАН КУНАКЛАРЫ КИЛДЕ

ДагыстанДагыстан1

Бу көннәрдә Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Аның эшендә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең  дистәләгән мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чакыруы буенча конференциягә килгән Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Идрис Асадулаев һәм Дагыстан мөфтиятенең халыкара бүлеге җитәкчесе Шиһабетдин Гусейнов Гаилә мәчетенә килеп китте. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларны мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары кунаклар сүз алып, мәхәллә халкын сәламләделәр. Бүгенге җомга намазын Идрис Асадулаев алып барды. Вәгазендә ул мөселманнарны Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үрнәгендә яшәргә, бердәм булырга чакырды.