Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ ЗУР ПЕДСОВЕТКА ӘЗЕРЛӘНӘ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ ЗУР ПЕДСОВЕТКА ӘЗЕРЛӘНӘ

собраниее

29 мартта 18 сәгатьтә Гаилә мәчете каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәрнең җыелышы була.

Мәчет каршындагы курсларда бүгенге көндә 30 дан артык төркемдә балаларга, өлкәннәргә Коръән, ислам дине нигезләре, фикъһ мәсьәләләре буенча  гыйлем бирелә. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа буенча алып барыла. Барлык 30 мөгаллим дә аттестацияне уңышлы үткәнлеккә таныклык алды. Мәчеттә дини укулар дүртенче генә ел алып барылса да, абыстайларның-остазларның бер-берсе белән уртаклашыр тәҗрибәсе бар.» Уку елын тәмамларга бер-ике ай вакыт калып бара, шунлыктан тәҗрибә уртаклашу, кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, фикер алышу бик урунлы һәм файдалы булачак. Мондый җыелышларны алга таба даими төстә оештырырга ниятлибез», — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Педсоветка ТР МДНнең уку-укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин да чакырулы.

Сүз уңаеннан,  Гаилә мәчете каршындагы курсларда дини гыйлем алырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге, кече мәктәп яшендәге сабыйларын биредә укытырга теләп, ата-аналар бик еш мөрәҗәгать итәләр. Әмма мәчет бинасының мөмкинлекләре чикле, нибары ике сыйныф бүлмәсендә кардәшләребез иртә таңнан төнгә кадәр чиратлашып укырга мәҗбүрләр. Бүгенге көндә мәчет коллективы шушы хәлдән чыгуның төрле юлларын эзли.