Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ «МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ ЯРДӘМ ИТ!» АКЦИЯСЕН УЗДЫРДЫ
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ «МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ ЯРДӘМ ИТ!» АКЦИЯСЕН УЗДЫРДЫ

IMG_5683IMG_5755IMG_5666

Гаилә мәчете Казанның 175 нче мәктәбе һәм Совет районы социаль яклау бүлеге белән бергәләп «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе уздырды. Бер эшкуар мәхәлләдәшебез үзенең зәкятен матди хәлләре авыр булган гаиләдә тәрбияләнүче һәм авыру балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары алырга бирде. Балалар җыелган җирдә нәсыйхәтсез генә булмый — Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин балаларга яхшы һәм яман гадәтләр, Аллаһның яхшы эшебезне дә, яманын да күреп торуы, фәрештәләрнең һәр гамәлебезне язып баруы турында сөйләде, балаларга сораулар бирде. Мәшһүр мультфильм геройлары балалар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләгән иде. Рәхәтләнеп уйнап күңел ачканнан соң балалар тәм-томнар белән сыйланды. Балалар күңел ачкан вакытта аларның әти-әниләре мәчет белән танышып йөрде, хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.