Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМГӘ ЧАКЫРА
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМГӘ ЧАКЫРА

1 июнь – Халыкара Балаларны яклау көненә Казанның Гаилә мәчете зур бәйрәм әзерли.
Бәйрәм, гадәттәгечә, өйлә намазыннан соң башлана. Программада – гыйлемле хәзрәтләребезнең нәсыйхәтләре, популяр башкаручылар мөнәҗәтләре, балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар, бүләкләр. Мәхәлләбезнең оста пешекчеләре, казан асып, пылау пешерәчәк, төрле тәм-томнар әзерләнәчәк.
Кадерле балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән, казанлылар һәм читтән килгән кунаклар – сезнең барчагызны да Гаилә мәчетенә бәйрәмгә көтеп калабыз. Адресыбыз: Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.