Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН КОРБАН ГАЕТЕ БӘЙРӘМЕ УЗДЫРА
ГАИЛӘ МӘЧЕТЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН КОРБАН ГАЕТЕ БӘЙРӘМЕ УЗДЫРА

Исламдагы ике зур бәйрәмнең берсе — Корбан гаете якынлаша. Гаилә мәчете мәхәлләсе аны быел да зурлап уздырырга җыена. Алдан хәбәр иткәнчә, барлык мәчетләрдәге кебек үк бәйрәм намазы Гаилә мәчетендә дә кояш чыгып ярты сәгать узгач — иртәнге 6 да укыла. Мәчетебезнең барлык заллары йөзләрчә дин кардәшебезне каршыларга әзер.
Ә өйлә намазыннан соң мәчеттә балалар өчен бәйрәм чаралары башлана. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның котлау, нәсыйхәт сүзләреннән соң сабыйлар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла, сый-нигъмәт, тәм-томнар әзерләнә. Бәйрәм кунакларына шулай ук концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.
Кадерле дин кардәшләребез, Гаилә мәчете коллективы 24 сентябрь көнне көндезге сәгать 12 гә сезне бала-чагаларыгыз, туган-тумачаларыгыз, күрше-күләннәрегез белән бергә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында (2 нче йорт; Магистральная, Глушко тукталышлары) урнашкан мәчетебезгә Корбан бәйрәменә көтеп кала. Корбан чалдыру мәсьәләсе буенча да Гаилә мәчетенә (тел.: 223-06-62) мөрәҗәгать итә аласыз. Чалган корбаннарыгыз кабуллардан булсын, Корбан гаете мөбарәк булсын!