Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ГАИЛӘ КЫЙММӘТЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛДӘ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ГАИЛӘ КЫЙММӘТЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛДӘ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Традицион гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкән буынның роле һәм күпбуынлы гаиләләр тәҗрибәсе” дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.  Әлеге чара “Ана булуның изгелеге: Күпгасырлык гаилә гореф-гадәтләре — Россия киләчәге нигезе” форумы кысаларында уздырылды.

Рөстәм хәзрәт түгәрәк өстәлдә “Гаилә һәм дин. Әдәп-әхлак кыйммәтләре” дип аталган чыгыш ясады. Иң башта ул катнашучыларга Татарстан мөфтие сәламнәрен җиткерде.  Аннары диннең гаилә мәсьәләләренә карашын  аңлатты.  Исламда гаиләне саклау, яклау зур әһәмиятле эш буларак каралуы хакында әйтте. Моннан тыш хәзрәт никах укытканда гына түгел, ә аерылышканчы да дин әһелләре белән киңәшергә чакырды.  Һәм бу адымны аерылышырга теләгән, уйлаган яшь парларга мәҗбүри шарт итеп кую кирәклегенә  басым ясады.

dumrt.ru