Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ — КАЗАННЫҢ ИҢ ЯХШЫ МӘЧЕТЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ
ГАИЛӘ — КАЗАННЫҢ ИҢ ЯХШЫ МӘЧЕТЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ

 

Казанда иң яхшы мәчетләрне һәм чиркәүләрне сайладылар. Октябрь аенда старт алган «Казанның иң яхшы гыйбадәт йортлары» конкурсында 31 мәчет һәм 25 православие чиркәве катнашкан. Иң яхшы мәчет дип Ярдәм мәчете (1 нче урын), Иман нуры мәчете (2 нче урын) һәм Гаилә мәчете (3 нче урын) табылды. Әле ике ел элек кенә ачылуына карамастан, Гаилә мәчетенең алдынгы өчлеккә керүе зур дәрәҗә. Мәчет коллективын һәм мәхәлләдәшләрне шушы җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да Аллаһы ризалыгына ирешеп, изге гамәлләр кылып эшләргә, яшәргә насыйп булсын!

        Конкурсның төп номинациясеннән тыш гыйбадәт йортларын берничә өстәмә номинациядә дә бәяләделәр. Әл-Мәрҗани мәчете — «Рухи мәдәниятнең энҗе бөртеге» номинациясендә җиңде. Мәдәни мирасны саклау юнәлешендә — Ислам мәчетенең, рухи-әхлакый кыйммәтләр сагында тору юнәлешендә  — Ал мәчетнең, дини туризм  — Апанай мәчете, социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендә Кабан арты мәчетенең эшчәнлеге билгеләп үтелде.