Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ КИЛЕГЕЗ!
ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ КИЛЕГЕЗ!

Һәр атнаның мөбарәк җомга көнендә кичке сәгать 6 да Гаилә мәчетендә Гаилә дәресләре үткәрелә. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә гаилә кору, ир – хатын мөнәсәбәтләре, конфликтлы хәлләрне чишү юллары, бала тәрбиясе һәм башка темаларга лекция укый, сорауларга җавап бирә. Керү ирекле. Мәчетнең адресы: Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт. Тел: 223-06-62