Главная  →  Новости  →  ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕНӘ КӨТӘБЕЗ
ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕНӘ КӨТӘБЕЗ

IMG_2393IMG_2399IMG_2364IMG_2415

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Санаулы көннәр тиз уза, менә изге рамазан ае белән хушлашыр көн дә килеп җитте. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде, кылган изге гамәлләребез өчен савапка ирешү насыйп булса иде.

Быелгы рамазан ае иң эссе, иң озын көннәргә туры килсә дә, дин кардәшләребез арасында ифтар уздыручылар бик күп булды. Аллаһның рәхмәтен өмет итеп, шул мәҗлесләрне уздырган һәркемгә әҗер-савапларын бирсен.  Безнең Гаилә мәчетендә дә көн саен 300 кешелек ифтар ашлары үткәрелде, 2-3 әр, 5-10 ар гаилә җыелышып авыз ачтырдылар. Шуны оештырган, пешергән, ашаткан һәрбер кардәшләребездән Аллаһы Тәгалә разый булсын иде.

Быел Аллаһның рәхмәте белән Россиядә беренче тапкыр 10 мең кешелек Республикакүләм ифтар уздырылды, 10 мең мөселман бергә җыелып, намаз укыды, ифтар кылды! Иң олы рәхмәтләребезне Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, “Казан-Арена” стадионы хуҗаларына җиткерәсе килә, аларның хәерхаһлыгы һәм рөхсәте белән шушы эшне башкарып чыгу мөмкин булды. Шулай ук мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Татарстан Диния нәзарәте һәм Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең куйган тырышлыкларыннан Аллаһы Тәгалә разый булып, әҗер-савапларын бирсен.   Әлхәмдүлилләһ, республикабызның һәрбер районы мәчетләрендә көн саен мөселман кардәшләребезне җыеп, 50, 100, 200 әр кешелек авыз ачу мәҗлесләре уздырылды.

Миңа, мөфти урынбасары буларак, рамазан аенда да районнарда еш йөрергә туры килде. Әлбәттә, өйрәнә торган әйберләр бик күп, матур тәҗрибә тупланып килә, аны үзебезнең Гаилә мәчетендә дә кулланырга тырышабыз. Ифтарлар өчен уңайлы тәбәнәк өстәлләр ясатып алдык. Быел чит илләрдән хафизлар килмәячәген белгәч, бераз куркыбрак торган идек, үз хафизларыбыз белән тәравих намазларын алып бардык, Аллаһы Тәгалә кабул итсен, алдагы еллардагыча Коръәнне тулысынча укып хәтем чыктык. Эшләп бетермәгән, җитешмәгән нәрсәләр дә бардыр, әлбәттә. Рамазан ае – вәгазь ае, бәлки, бездә вәгазьләр җитмәгәндер, алдагы елларда бу хакта да уйларга кирәк булыр.

Рамазан ае якынлашканда еш кына, хәзрәт, фитыр сәдакасын кемгә бирик, кая куйыйк, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, ул – мескен-ятимнәрнең, шәкертләрнең өлеше. Үз йортларыгызга, үз янәшәгездә шундыйлар бар икән – аларга бирү хәерлерәк булыр, җәмәгать. Мәчеттә җыелган фитырны да шулай ук мәхәлләбездә яшәүче мохтаҗларга тапшырабыз. Һәрбер өйдән безнең мәчеткә йөрүче аксакаллар, акъәбиләр бар. Кайсы фатирда ятимнәр яши, кайда мохтаҗлар бар – алар шуны барлап-карап безгә җиткереп торалар. Алга таба да бер-беребезгә карата битараф булмыйча, аңлашып, ярдәмләшеп яшәсәк иде.

Гадәттә, җәйнең беренче көнендә, йә Гает бәйрәмнәрендә балалар өчен бәйрәм уздыра торган идек. Быел мин аны Балалар бәйрәме  дип атамаска булдым. Ни өчен дисезме? Өлкән яшьтәге апаларның безгә бераз үпкәсе бар икән бит. Яныма килеп, менә сез балаларга бәйрәм оештырасыз, ә без гел читтә калабыз, дип зарларын белдерделәр. Без сезне аңладык һәм быел Ураза гаете көнне Гаилә бәйрәме уздырырга булдык. Уеннарда, бәйгеләрдә бәбиләр дә, әбиләр дә катнашачак. Шулай итеп, сезнең барчагызны да 5 июльдә өйлә намазыннан соң мәчеттә бәйрәмгә көтеп калабыз.       

                                                 Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,

                                              Татарстан мөфтие урынбасары,

                                              Гаилә мәчете имам-хатыйбы