Главная  →  Новости  →  ГАЕТ НАМАЗЫ НИ РӘВЕШЛЕ КЫЛЫНА?
ГАЕТ НАМАЗЫ НИ РӘВЕШЛЕ КЫЛЫНА?

IMG_4978
Бәйрәмнең беренче көнендә иртән иртүк торып, госел-тәһарәтләр алып, хушбуйлар сөртенеп, матур яңа киемнәрне кияргә кирәк. Бәйрәм намазы, гадәттә, Гаетнең беренче иртәсендә мәчетләрдә кылына, намазга кадәр вәгазь-хөтбәләр укыла, кояш чыгып, якынча 30-40-50 минут узуга, намаз кылына. Рәсүлебезнең Корбан гаетендә сөйләгән хөтбәсендә болай дип әйткәне риваять ителә: “Безнең бу көнне кылган беренче гамәлебез намаз булыр. Соңыннан корбанлыкларыбызны бугазларбыз. Бу рәвешле эшләгәнегез, һичшиксез, минем сөннәтемә туры китереп гамәл кылган булыр” (Бохари, Гыйдәйн, 3).
Хәнәфи мәзһәбендә 2 рәкәгатьтән торган Гает намазы – ваҗиб хөкемендә, шәфигыйларда исә – сөннәт.
Безнең мәзһәб буенча үз акылында булган, балигълык яшенә җиткән, сау-сәламәт, ирекле һәм сәфәрдә булмаган һәр ир-атка Гает намазы кылу – ваҗиб.
Бәйрәм намазлары җәмәгать белән кылына һәм ике рәкәгатьтән тора. Намаз вакыты җитүгә, имам азан вә камәт әйтмичә генә бәйрәм намазы кылуга ният итә. Җәмәгать тә аңа ияреп ният кыла. Гает намазлары мәчетләрдә яки махсус ясалган намаз кылу мәйданнарында укыла, ялгыз кылынмый.
Бәйрәм намазының кылыну рәвеше
Имам кычкырып “Аллаһу әкбәр” сүзен әйтеп тәкбир китерә дә кулларын кендек астына куеп баглый. Аңа ияреп, җәмәгать тә эчтән генә тәкбир әйтә. Соңыннан имам да, җәмәгать тә үз эчләреннән “Сөбханәкә” догасын укыйлар. Дога тәмам булгач, имам да, җәмәгать тә өч мәртәбә тәкбир әйтәләр, һәркайсында кулларын колак турына күтәреп, яңадан аска төшерәләр. Өченче тәкбирдән соң куллар кендек астына куеп баглана. Тәкбирләр арасында кыска гына пауза ясала. Моннан соң имам кычкырып “Фатиха” сүрәсен һәм тагын бер өстәмә сүрә укый, бу вакытта җәмәгать тын гына тыңлап басып тора. Соңрак рөкугка кителә һәм ике сәҗдә кылынып, беренче рәкәгать тәмам була.
Икенче рәкәгатьтә торып баскач, имам янә кычкырып “Фатиха” белән бер өстәмә сүрә укый. Аннан соң беренче рәкәгатьтәге кебек кулларны бер күтәреп, бер төшереп өч мәртәбә тәкбир әйтелә. Өченче тәкбирдән соң рөкугка кителә. Алга таба ике сәҗдә кылынып, “Әттәхият”, “Салават” укылганнан соң, ике якка сәлам бирелә.
Намаз укылып беткәч, имам мөнбәргә менеп, хөтбә сөйли. Хөтбәдә, гадәттә, бәйрәмнең кешеләрне берләштерүче, татулаштыручы, ярдәмләшүгә этәрүче форсат булуы турында әйтелә.
Хөтбә тәмам булгач, халык корбан чалырга таралыша.
“Шура”, № 6