ГӨЛБИКӘ ХАЙРЛЬВАРИНА: «ИРЕГЕЗ ӨЧЕН 4 ХАЛӘТТӘ БУЛЫГЫЗ»
-
Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында танылган мөселман димчесе, «Аиша» журналының баш редакторы Гөлбикә ханым Хайрльварина белән очрашу узды. Уфадан килгән кунагыбыз яшь кызлар, ханымнар өчен бик күп нәсыйхәтләр бирде, тормыш итү серләре белән бүлеште. Гөлбикә ханымнын сузләренә караганда, хатын-кызлар бүгенге көндә үзләренең төп бурычлары турында онытыбрак җибәрделәр. «Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне бер тәртип белән барлыкка китергән. Бер ел эчендә табигатьтә 4 ел фасылы бер-берсен алыштыра, табигатьтә 4 стихия: һава, җир, ут, су. Шулай ук тәүлек тә 4 өлешкә бүленә: иртә, көн, кич һәм төн. Хатын-кыз да ире өчен 4 халәттә була ала. Юкка гына Аллаһы Тәгалә ир-атка 4 хатын алырга мөмкинлек бирмәгән, чөнки алар шушы 4 халәткә мохтаҗ.Хатын-кыз — ире өчен бәхет чыганагы. Ул үзе бәхетле булганда гына ирен һәм балаларын бәхетле итә ала. Ирегезгә җәннәтем дип карагыз, шул очракта аңа карата начар, дорфа булмассыз», — дип киңәш итте танылган димче.
- Айгөл Муллагалиева
Подпишись на рассылку
Хадис дня
Предписан вам пост, так же как он предписан тем, кто был до вас, — может быть, вы будете богобоязненны! (Корова, 2/183)
Расписание намазов
- Утренний3:38
- Восход5:09
- Полуденный13:02
- Предвечерний17:59
- Вечерний20:27
- Ночной21:57