Главная  →  Новости  →  ФИТЫР СӘДАКАСЫ НИ ДӘ, ФИДИЯ НИ?
ФИТЫР СӘДАКАСЫ НИ ДӘ, ФИДИЯ НИ?

Чишмәгә ай куелды

        Кызганычка,  кардәшләребез арасында фитыр сәдакасының һәм фидиянең ни икәнен белмәүчеләр дә байтак. Мөхтәрәм җәмәгать,  фитыр сәдакасы бирү — һәр мөселман өчен ваҗиб гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә, мәчетләр аша ризыклата да таратыла.

Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм мескеннәрдән тыш бар кеше дә бирергә тиеш. Аны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр, авыру сәбәпле уразаларын башка айларда да каза кыла алмасалар, фидия сәдакасы түләргә тиеш була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы рамазан ае башланыр алдыннан уздырган җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләде.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап, бер кешегә  — 100 сум, йөзем бәясенә карап — 600 сум. Фидия сәдакасы — 200 сум.

Зәкятнең нисабы алтын  бәясеннән чыгып исәпләгәндә — 198 000.