Главная  →  Статьи  →  ФАЙДАЛЫ ГЫЙЛЕМ АЛЫРГА АШЫГЫЙК
ФАЙДАЛЫ ГЫЙЛЕМ АЛЫРГА АШЫГЫЙК

Файдалы гыйлем алырга ашыгыйк        

Адәм баласы бу дөньяга буш савыт рәвешендә туа. Тормышны алып бару, үз-үзен ашату-эчертү, дәвалау, бина күтәрү, гаилә кору шикелле  җаваплы эшләрне беребез дә белеп тумый. Барысын да гомеребез дәверендә әүвәл әти-әни үрнәгендә, аннары башка кешеләрдән күреп өйрәнәбез. Көн саен ниндидер яңа әйбер белән танышасың, кайвакыт күргәнеңә таң каласың, әйтерсең, Раббыбыз Аллаһы безне монда гомерлек бер мәктәпкә җибәргән. “Гомер буе яшә, гомер буе укы, барыбер надан булып каласың”, дигән мәкальнең мәгънәсенә яшәгән саен ныграк төшенәсең генә.

Акыл, күзләр һәм колаклар турында 

Кеше тормышы буена тирә-юнь белән мөнәсәбәткә кереп яши. Галимнәр әйтүенчә, дөнья турындагы гыйлемнең 80 процентын — күзләребез, 10 процентын — колакларыбыз, 5 процентын — тире һәм калган 5 процентын (авырлык, тизлек, гәүдәне туры тоту шикелле хәлләрне сизенү) вестибюляр аппарат әгъзалары бирә. Әле монда акылны да өстәргә кирәк, шушылар арасында иң олугы вә җаваплысы  — акыл.

Адәм баласы булган акылга буйсынып яшәсә – тормышы хәерле үтә, әмма акылдан язып, бер мәгънәсез эшләр кыла башласа – харап була. Акыллы кеше үзенең күзләрен, колакларын вә калган әгъзаларын тиккә генә кулланмый, ул аларның кыйммәтен белә, бер югалтсаң кире кайтарып булмаслыгын бик яхшы аңлый. Гомер безгә бер генә мәртәбә бирелә, аны кире кайтарып яки алмаштырып алып булмый. Булган әгъзаларыбызны бозмыйк, алар Аллаһының безгә бүләгедер, булганына шөкер итик, чөнки Изге китабыбыз Коръәни Кәримдә безгә болай боерыла: Әйт: “Ул – Аллаһы сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.” (“Мүлек (Тәбарәк)” сүрәсенең 23 нче аяте. Ногмани тәфсире).

 

Буш белем турында 

Күз-колак һәм акылларыбыз белән фәкать файдалы гыйлемне генә алу кирәк. Чөнки кайвакыт кешеләр башларын буш, бер мәгънәсе булмаган белем белән туплыйлар. Мисал өчен фәлән җырчы, артист кайда туган, ничә хатыны булган, кайда нәрсә урлаган, кемгә күпме тиеш һ.б… Ул мәгълүматларның акыллы кешегә бер бөртек файдасы юк, ул аның тормышын уңай якка үзгәртми, дөньясын бәхетлерәк итми, киресенчә, кешенең зиһенен генә бетерә. Гыйлемле вә әдәпле кешеләр белән сөйләшеп утырганда бу адәм нинди сүз кыстыра алыр икән?

Буш гыйлем кеше башын тиз яулый. Берәр гайбәт ишетәсеңме, имеш-мимешме, ул ишеткәнең сине бик тиз хак гыйлемнән читләштерә. Бүген яшьләр компьютер яки планшет артында әллә ни күп белем алмый. Ун минут дәресләрен язсалар, туксан минут вакытларын алар “В контакте”да утырып, башларын төрле буш мәгълүмат белән тутыралар.

Мәгънәсез гыйлем – шайтанның бер коралыдыр. Хак тормыштан биздереп, ул безне ниндидер бер романтик тормыш белән алдарга тырыша. Кешенең бу дөньяда яшәвенең төп максаты – исән чагыңда Аллаһыны танып, Аның белән очрашуга әзерләнүдер. Әмма шайтан дини тормышка “әби-бабайлар әкияте” дигән бәяне бирергә ашыга.

Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә шушы буш вә бер мәгънәсез гыйлемне алудан йогышлы чирдән курыккан кебек курыккан. Үзенең бер догасында ул: “Йә Раббым! Хаклыкта мин сиңа буш белем җыюдан сыгынамын!” – дип әйтә торган булган.

 

Файдалы гыйлем нинди була? 

Кеше ул шундый зат, аның һәрвакыт үзенә ниндидер файда аласы килә. Бер коммунист абзый: “Партиядә инде өченче ай йөрим, әмма әле үземә әллә ни файда күренми”, — дип сөйләгән иде. Монысы көлке, ләкин инсанның һәр шөгыльдә үзенә берәр файда өмет итүе – факт. Ә кешегә белемнән нинди файда? Хәерле гыйлемне алу кеше өчен бик тә файдалы. Билгеле булганча, кешенең физик яктан – тәне, ә рухи яктан – җаны бар. Болар һәрвакыт гыйлемгә сусап торалар, шуңа күрә адәм баласына аларның икесен дә бертигез файдалы белем белән тукландыру кирәк. Киресенчә кылансаң, тәнеңдә бушлык тудырып – кулыңнан бер эш тә килмәс, җаныңны файдалы белем белән ныгытмасаң – каты бәгырьле булырсың.

Алдагы әйтелгәннәргә нигезләнеп файдалы гыйлемне икегә бүлеп була:

1) дөньяви мәнфәгатьләрне тәртипкә салып, җәмгыятьне тынычлык вә иминлектә тота торган гыйлем. Һәр урында халыкның көнкүреш ихтыяҗын кайгыртып, булган проблемаларны чишүче кеше бар. Ә шул кеше булыр өчен аңа уку кирәк. Мисал өчен, шәһәр-район-авылларда булырга тиешле табиб, электрик, укытучы, балта остасы, икътисадчы, программист һ.б. кирәкле белгечләр. Бүгенге көндә җәмгыять барысына да мохтаҗ һәм аның тотрыклы яшәве һәр мөселманның бурычы. Бу төр гыйлем файдалы дип исәпләнә;

2) дини гыйлем. Бу гыйлем кешенең башында туа торган өч сорауга җавап бирә. “Мин кайдан килдем?”, “Мин нәрсә өчен яшим?” һәм “Үлгәч, минем белән нәрсә була?” дигән сорауларга динебез ислам төпле җавапларын бирә. Китабыбыз Коръәни Кәрим шулай ук бу гөнаһ караңгысына баткан дөньяда иң яхшы киңәшче булып тора. Намаз укып, ураза тоту безне әдәп-тәрбиягә өйрәтә, гөнаһ кылудан ерак тота. Ничек чың күңелдән Аллаһыга һәм аның Кыямәтенә ышанган кеше золымлык кылсын инде? Ихлас күңелдән алган дини гыйлем мөселман кешегә бу дөньяда яшәү мәгънәсен һәм тәмен бирә, ә Кыямәттә Аллаһы каршында аның дәрәҗәсен күтәрә. Коръәндә болай әйтелгән: “Йә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнүчерәк?” (“Мүлек (Тәбарәк)” сүрәсенең 22 аяте. Ногмани тәфсире).

Язманы Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) бер догасы белән тәмамлыйсы килә. “Аллаһүммә инний әсъәлүкә гыйлмән нәәфигән, вә ризкан таййибән, вә гәмәлән мүтәкаббәлән” (Йә Аллаһым! Синнән хәерле гыйлем, киң вә мул тормыш һәм кылган гамәлләремнең кабул булуын сорыймын!)

Файдалы гыйлем алырга ашыгыйк дуслар!

Хәбир хәзрәт ХАНОВ,

                                                «Дин вә мәгыйшәт»