Главная  →  Новости  →  ЕЛЕНА ПРОКЛОВА ДӨРЕСТӘН ДӘ ИСЛАМНЫ КАБУЛ ИТКӘНМЕ?
ЕЛЕНА ПРОКЛОВА ДӨРЕСТӘН ДӘ ИСЛАМНЫ КАБУЛ ИТКӘНМЕ?

161742proklova

Соңгы көннәрдә матбугат чараларында совет кинойолдызы 63 яшьлек Елена Проклованың Гарәп Әмирлекләрендә мәчеткә барып иман кәлимәсен әйтүе, исламга күчүе турында язалар. Бу хакта Әмирлектә яшәүче татар эшкуары Исмәгыйль әфәнде Шәңгәрәев белдергән булган.

Рус актрисасы үзе журналистларга Аллаһның — берлегенә ышануы, тәүхиднең (бер Аллаһка ышану) ислам  баганаларының берсе булуы, моның исә христианнардагы Ата, Ул, Изге рухка ышануга каршы килүе турында әйткән. Әмирлекләрдә  ул, чыннан да, мөслимә киеменнән, ягъни хиҗаптан йөргән, мәчеткә барган, киявенең (кызының ире) мөселман булуын әйткән. Әмма ул үзе ислам динен кабул иткәнме-юкмы — бу сорау ачык калган, бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле дип кенә белдергән.