Главная  →  Новости  →  ЭШКУАРЛАР ХӘЛӘЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕ
ЭШКУАРЛАР ХӘЛӘЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕ

ehshkuarlarҺәр җомгада РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе Татарстан мөселманнарын «бизнес- иртәнге аш»ка җыя, биредә һәркем коллегаларына, партнерларына үз бизнесы турында сөйли, инвесторлар һәм фикердәшләр таба ала. Шулай ук һәр очрашуда бизнес тренер яки уңышка ирешкән эшкуар осталык дәресе, тренинг, презентация уздыра. Кыскасы, биредән һәркем үзенә файдалы мәгълүмат алып китә.
Бүгенге очрашуда ТР МДНнең «Хәләл» стандарт комитеты рәисе урынбасары Хәйдәр Камалетдинов катнашты. Эшкуарлар Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустриянең перспективалары турында сөйләштеләр, «Хәләл» комитетның эшчәнлеге һәм «Хәләл» таныклыгы алу тәртибе белән таныштылар.