Главная  →  Новости  →  ЕГЕТЛӘР «КӨЧЛЕ МӨСЕЛМАН» КУБОГЫ ӨЧЕН КӨЧ СЫНАШАЧАК
ЕГЕТЛӘР «КӨЧЛЕ МӨСЕЛМАН» КУБОГЫ ӨЧЕН КӨЧ СЫНАШАЧАК

kaban-arty

Гыйнварның 15 еннән 22 сенә кадәр Кабан арты мәчете Казан мәчетләре мәхәлләләре арасында «Көчле мөселман» кубогына футбол ярышлары уздыра. Турнирда һәр мәчеттән 2 шәр команда катнаша ала. Уенчыларның яше 16 дан яшьрәк булмаска тиеш. Уеннар Үзәк стадионда узачак. Жирәбә 12 гыйнварга билгеләнгән.

Бу турнирның чыгымнарын башка елларны Кабан арты мәчете үз өстенә ала иде, быел исә командаларга 5 әр мең сум күләмендә взнос кертергә туры киләчәк.

Ярышларда катнашырга теләүче командалар 8 917 87 77 123 телефоны аша оештыручыларның үзләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.