Главная  →  Новости  →  ДИСКУССИЯ КЛУБЫНДАГЫ ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ ИПОТЕКАГА БАГЫШЛАНА
ДИСКУССИЯ КЛУБЫНДАГЫ ЧИРАТТАГЫ ОЧРАШУ ИПОТЕКАГА БАГЫШЛАНА

galiev
Шәригать ипотекага фатир алырга рөхсәт итәме? Бу уңайдан фәтва булуы хакмы? Дискуссия клубындагы очрашуда мөселман яшьләре шушы сорауларга җавап эзләячәк. Экспертлар сыйфатында клубка Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Банкинг партнерлык үзәгенең финанс килешүләре буенча директоры Искәндәр Исхаков, «Хокук академиясе» юридик компаниясенең генераль директоры Җәлил Мостафин чакырулы. Очрашу урыны — Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 17 ноябрьдә, кичке сәгать 6 нчы яртыда.