Главная  →  Новости  →  Дини йолаларны башкару тәртипләре язылган нигезләмә әзерләнде
Дини йолаларны башкару тәртипләре язылган нигезләмә әзерләнде

“Хузур” нәшрият йорты “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”не бастырды. Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмә Татарстан мөфтие тарафыннан расланган.

Бу нигезләмәгә җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны үткәрү тәртибе язылган. Китап республиканың барлык имамнарына таратылачак.