Главная  →  Новости  →  «ДИН ВӘ МӘГЫЙШӘТ»КӘ – 110
«ДИН ВӘ МӘГЫЙШӘТ»КӘ – 110

ХХ йөз башы – милләтебез, өммәтебез, мәгарифебез тарихында бик үзенчәлекле, үзгәрешләргә бай һәм мәшһүр руханиларыбыз, язучыларыбыз, мәгърифәтчеләребез яшәгән чор.

Нәкъ шушы вакытта Россия татарлары үз вакытлы матбугатын булдыруга ирешә. Шактый газета-журналларда дини вәзгыять тә яктыртыла торган була. 110 ел элек, 1906 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә «Дөнья вә мәгыйшәт»нең беренче саны дөнья күрә. Киләчәктә «Дин вә мәгыйшәт» дип атала башлаячак әлеге дини журнал чагыштырмача озын гомерле була – ул 12 ел дәвамында чыгып килә. Аның нәшире – билгеле татар хәйриячесе улы, мулла, сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенов була. Кадимчеләр тарафыннан чыгарылган бу журнал шактый вакыт бары тискәре генә бәяләнә. Бүгенге көндә исә без аның үз өстенлекләренә, уңай якларына да игътибар бирми калырга тиеш түгел. Ул да бит – вакытлы матбугатыбыз сәхифәләренең берсе. Газетабызның әлеге санында «Дин вә мәгыйшәт» журналының тарихына багышланган, асылын бәяләүне максат итеп куйган мәкаләләр урын алды.

1993 елдан Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселман-нары Диния нәзарәтенең газетасы чыга башлый. Газетабызның максатыннан, эчтәлегеннән, асылыннан чыгып, ул да «Дин вә мәгыйшәт» дип аталды. Ягъни басма һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләрне яктырта. Интернет заманында, күптөрле мәгълүматка юллар ачылган вакытта, ялгыш дини фиркалар таралганда, укучыларга ышанычлы мәгълүмат һәм хәбәрләр тапшыру актуаль булып тора.

«Дин вә мәгыйшәт» беренче чиратта укучыларыбызга Мөхәммәд Пәйгамбәребез  сөннәтен аңлатырга, үгет-нәсыйхәт бирергә, кардәшләребезнең рухи байлыгын куәтләргә, дини, тарихи, әдәби мирасыбызга караган мәгълүматларны җиткерергә, Диния нәзарәте эшчәнлеге, республикабыз һәм мәхәллә яңалыклары белән таныштырып барырга юнәлтелгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе,

мөфти, «Дин вә мәгыйшәт» газетасының баш мөхәррире