Бүген Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елы уңаеннан бүләкләр тапшырды.
Бу акциягә күптән түгел Гаилә мәчете дә кушылган иде. Совет районында яшәүче 25 гаиләгә балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акчалата ярдәм күрсәтелде.