Главная  →  Статьи  →  ДӨНЬЯНЫҢ АСЫЛ ТАРИХЫ
ДӨНЬЯНЫҢ АСЫЛ ТАРИХЫ

 

Иң башта без яшәгән дөнья булмаган. Ләкин иң Бөек, Камил һәм иң Кодрәтле зат – Аллаһы Тәгалә һәрвакытта да булган. Ул үзенең көч-кодрәте белән җиһаныбызны һәм анда булган бар нәрсәне барлыкка китергән. Кеше дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. Адәм галәйһиссәлам дөньяда беренче кеше булган. Алай гына да түгел, ул Аллаһының Барлыгына һәм Берлегенә табынган һәм башкаларны да шуңа өндәгән беренче Ислам дине пәйгамбәре булган.

Вакытлар узган, буыннар алмашынган. Тора-бара Адәм галәйһис сәламнең нәселе камил иманнарын югалта башлаган: табигать, әйбер һәм кешеләрне илаһиләштерә, Аллаһыны тиеш булмаганча тасвирлый, динне үзләренең теләкләренә яраклаштыра башлаганнар. Шуннан Аллаһы Тәгалә Ислам юлына күндерү максатыннан, халыкка яңа пәйгамбәрләр һәм илчеләр җибәрә башлаган. Алар кешеләргә Аллаһының Берлеген аңлаткан. Ә инде күпаллалыктан ваз кичмәгән гөнаһлы затларны Аллаһы Тәгалә җәзалаган. Мисалга Нух галәйһиссәлам халкын китерергә була. Алар күп еллар дәвамында, пәйгамбәрнең өндәүләренә колак салмыйча, бозык диннәреннән чигенергә теләмичә, аны мыскыл иткәннәр. Нәтиҗәдә бу халык корылык һәм су басу белән җәзаланган. Таш потларга табынучы Сәмуд кабиләсе кешеләренә Салих галәйһиссәлам җибәрелгән була. Бу халык тәкәбберлекләре һәм бозыклыклары өчен җир астыннан чыккан кискен ачы тавыш белән юк ителгән. Ышанмаулары, гөнаһлары һәм пәйгамбәрләрне җәберләүләре — бик күп кабиләләр һәм шәһәрләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан җәза күрүенә төп сәбәп.

Кешеләр ялгышларга һәм күпаллалыкка чумган саен, Аллаһы Тәгалә аларга Исламның туры юлына өндәүче пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр җибәрә торган. Тугъры юлга басу мөмкинлеге барлык кабиләләргә һәм халыкларга да бирелгән була, ләкин барысы да бу форсаттан файдаланырга теләмәгәннәр.

Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам – кешеләргә җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Аннан соң башка пәйгамбәрләр булмаячак. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең кабиләсенә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына Ислам динен тарату өчен җибәрелә. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламгә егерме өч ел дәвамында аз-азлап Илаһи китап – Коръәни Кәримне иңдерә. Әлеге китапта кешеләргә Ахирәт көненә кадәр яшәрлек кулланма бирелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламнең яшәү рәвешен Раббыбыз барлык кешелек өчен дә үрнәк булырлык иткән. Мөселманнар Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам сөйләгәннәрне язып алып, бик нык саклаганнар һәм яшәү рәвешенә әйләндергәннәр. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламнең сөйләгәннәре һәм эш-гамәлләре безгә хәдисләр – аның васыятьләре, эшләнгән эшләре һәм сыйфатлары рәвешендә килеп иреште.

Аллаһы Тәгалә кешелеккә тормышын тәртипкә салучы, яшәешнең мәгънәсе турында белемнәр бирүче, дөньялыкта һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә ярдәм итүче дин биргән. Диннең нигезе Иман, Ислам һәм Ихсаннан гыйбарәт.

Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: “Бервакыт, без Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам янында булганда, безнең янга ап-ак киемнәр кигән, чем-кара чәчле таныш булмаган бер кеше килеп басты. Кыяфәтенә караганда, ул юлчыга охшамаган иде. Бу кеше Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәламгә тез башлары орынып торырлык якынлыкта килеп утырды да: “Әй, Мөхәммәд, миңа Ислам турында сөйлә әле,” – диде. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам: “Исламның мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнең Барлыгына һәм Берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһы илчесе булуына иман китерү, намаз уку, зәкәт бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм, мөмкинлегең булса, Хаҗ кылудан гыйбарәт,” – диде. Әлеге кеше: ”Син дөресен сөйлисең,” – диде. Ә без аның сорау бирүенә һәм Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәламнең сүзләрен раславына гаҗәпләндек. Аннан оң ул: “Ә хәзер миңа Иман турында сөйлә инде,” – диде. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам: “Иманның асылы кешенең Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, илчеләренә һәм Ахирәт көненә, яхшының да, яманның да тәкъдирдә билгеләнүенә ышанудан тора,” – диде. Бу кеше тагын: “Син дөресен әйттең,” – диде. Бераздан ул: “Ихсан турында да сөйлә инде,” – диде. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам болай диде: “Ихсанның асылы: Аллаһы Тәгаләгә табынуың Аны күргәндәгедәй булсын, ә инде Аны күрмисең икән, дөреслектә Раббыбызның сине һәрвакытта күрүен истә тотарга кирәк”. Шуннан бу кеше: “Ахирәт көне турында да аңлат инде,” – дип сорады. Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәлам болай диде: “Бу хакта соралучы сораучыдан артык белми”. “Алайса миңа аның галәмәтләре турында сөйлә,” – диде ул. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам аңа: “Кол хатын үзенең хуҗабикәсен тудырыр,  яланаяклы ач-ялангач көтүчеләр бер-берсе белән өйләренең биеклекләре өчен узышырлар,” – дип җавап бирде.

Әлеге кеше китеп барды. Аллаһы илчесе саләллаһу галәйһи вәссәлам бераздан: “Әй, Гомәр, бу сорауларны биргән затның кем икәнлеген беләсеңме?” – дип сорады. “Раббыбыз һәм Аның илчесе бу хакта бездән яхшырак беләләр,” – дидем мин. Шунда ул: “Чынбарлыкта сезгә динегезне өйрәтү өчен яныгызга килгән Җәбраил иде бу,” – дип җавап кайтарды.

Динебезнең шушы өч төп юнәлешен Исламның аерым фәннәре өйрәнә. Иманны — гакыйдә (дин белеме) фәне, Исламны – фикх (Ислам хокукы) фәне, Ихсанны тәсәууф (калебләрне пакъләү) фәне өйрәнә.