Главная  →  Новости  →  ДӨНЬЯҢНЫ АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫН ӨМЕТ ИТЕП АЛЫП БАР
ДӨНЬЯҢНЫ АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫН ӨМЕТ ИТЕП АЛЫП БАР

Илдус Файзов

Бисмилләһир Рахмәнир Рахим. Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәнә, мактауларыбыз, Мөхәммәдкә салләлаһү гәләйһи вә сәлләм салават-шәрифләребез, сәламнәребез булса иде. Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә бердәнбер мактауга лаеклы Зат. Пәйгамбәребезгә салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салават шәрифләребез, сәламнәребез булсын. Мөбарәк булган шушы җомга көнне Аллаһы Тәгаләне олылап, Аның нидасын, ягъни Коръән Кәримдәге аятендә билгеләнгән: «Әй иман китергән бәндәләр! Җомга азанын ишетү белән бөтен дөнья эшләрегезне ташлап, Аллаһы Тәгаләне зикер кылырга, Аллаһы Тәгаләне искә алырга дип, гыйбадәткә ашыгыгыз», – дигән чакыруын ишетеп, бирегә җыелган мөэмин-мөселман кардәшләребез, әссәләму галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһу. Һәрберебезгә дә Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгаләнең сәламе, ике дөнья рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын.

Раббыбыз Җәллә Җәләлүһу Коръәни Кәримнең «Әр-Рахмән» сүрәсендә күкләрне биек итеп, күз, акыл көче-кодрәте җитмәслек итеп бар кылганын һәм барлык галәмдә бер төгәллекне, балансны, тәңгәллекне булдырдыганын сөйли:

«… һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды», – ди Аллаһы Тәгалә, ягъни дөньяда үзенә күрә бер тәңгәллек, тигезлек булсын өчен үлчәүне билгеләдем, ди.  «Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен», – ягъни шушы бар булдырылган тигезлекне боза күрмәгез, – ди. «Әр Рахмән / Рәхимле», 55:7-8

Иң беренче үзегезнең тормышыгызга карагыз, ягъни тормышыгыздагы эшләрегездә үлчәүләрегезне боза күрмәгез, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. Сату-алу эшендә булсагыз, үлчәүләрегезне төгәл итеп, ялганламыйча, тиешенчә, дөрес итеп тотыгыз, ди. Эшләрегездә, хәрәкәтләрегездә дә һәм тормышта булган тирә-юньдәге, бу дөньяда Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә безгә насыйп иткән бөтен нәрсәләрдә үлчәүне бозмагыз, үлчәүдән чыкмагыз, һәрбер нәрсәне үлчәп эшләгез, һәрбер нәрсәдә тигезлек булдырыгыз, ди. Коръәни Кәримдә Раббуль Гыйззә яшәешне, тормышны ике бүлектән булдырганлыгын, ягъни дөньяви һәм әхрави, дип безгә аңлата. Дөньядагы яшәгән тормышыгыз өчен сез ахыйрәттә җавап бирәчәксез, ди. Ягъни дөньяны да, ахыйрәтне дә Аллаһы Тәгалә шушы үлчәүгә салды.

Үлчәүнең, тигезлекнең бер ягында дөнья булса, икенче ягында ахыйрәт булырга тиешлеген белдерә. Ягъни без, яшәешебез, тормышыбызда һәрдаим төгәл урталыкны тотарга кирәклекне исебездән чыгармаска тиеш булабыз.

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер көнне авырып киткән сәхабәсенең хәлен белергә, зиярәт кылырга бара. Бик каты авырып яткан сәхабәсеннән, хәлләрең ничек, дип сорагач, сәхабә: «Аллага шөкер», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сорыйсыңмсы соң?» – ди. «Сорыйм, йә Расүлүллаһ! Аллаһы Тәгаләгә бер дога кылам», – ди.

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм нинди дога ул, дип сорый. Сәхабә: «Йә Раббым! Миңа Ахыйрәттә нинди газап бирәчәк булсаң, бу дөньяда шуны биреп бетер, дип дога кылам», – ди. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Син дөрес эшләмисең», – ди. «Йә Расүлүллаһ! Ничек әйтергә кирәк соң?» – дигән соравына, «Йә Раббым! Бу дөньяда да бөтен хәсәнәт-нигъмәтләреңне, бәхет-сәгадәтеңне бир, киләсе дөньяда да хәсәнәт-нигъмәтләреңнән, бәхет-сәгадәтеңнән аерма, дигән доганы әйт», – ди Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм. Ягъни «Раббанә әәтинә фитдунйә хәсәнәтән уә фил әәхыйрати хәсәнәтән уәкыйнә газәбәннәр» – «Йә Раббым! Бу дөньяда да барлык нигъмәт-хәсәнәтләреңне, бәхет-сәгадәтләреңне бир. Йә Раббым, тормышыма бәрәкәт бир. Киләсе дөньяда да нигъмәт-хәсәнәтләреңне, ягъни җәннәтне бир һәм мине ут газабыннан коткар», дип дога кылырга кирәклеген белгертә. Бу Пәйгамбәребезнең иң яраткан догасы булган Коръәни Кәримнең аяте.

Әлеге аятьтән алдарак килгәнендә болай диелә: «Кайберәүләр бары тик дөнья өчен генә сорыйлар». «Раббанә әәтинә фитдунйә хәсәнәтән», – дип, ягъни бу дөньядагы барлык нигъмәт-хәсәнәтләреңне бир, дип сорыйлар, ахыйрәтне исләренә төшермиләр, ди. Аллаһы Тәгалә көдси хәдистә: «Мин аларга сораганнарын бирәм, чөнки Миңа бернәрсә дә кызганыч түгел», – ди. «Минем өчен бу дөньяның бернинди дә кыйммәте юк. Бу дөньяның кыйммәте, Минем өчен чебеннең канаты дәрәҗәсендә дә түгел, ягни һич тә кызганыч түгел», – ди. «Шуның өчен мин аны кызганмыйча, адәм балаларына да, хайваннарга да бирәм, җен-шайтаннарга да, кәферләргә дә, мөэмин-мөселманнарга да бирәм. Беркемне аермыйча, барысына да тиешенчә бирәм», – ди Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Аллаһы Тәгаләнең бер яратмаган кешесе бар, ул – дөнья бәрабәренә ахыйрәтеннән баш тартучы яки ахыйрәт бәрабәренә дөньясыннан ваз кичүче», – ди. Ягъни ул: «Тегеннән беркемнең дә әйләнеп кайтканы юк, дөньяда рәхәтләнеп яшәп калам яки миңа дөнья кирәкми, мин бары тик ахыйрәт өчен генә яшим», – диюче кешеләр.

Бүгенге көндә безнең араларыбызда кайберәүләрнең: «Мин бернәрсәдән курыкмыйм, бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркам һәм фәкать ахыйрәт өчен генә яшим. Шуңа күрә мин җәннәткә керәчәкмен», – дип әйткәннәрен еш ишетергә туры килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк, җәннәткә Аллаһы Сөбханәһу уә Тәгалә кертсә генә кереп була бит. Ахыйрәт өчен генә яшим дип, дөньядан тулысынча баш тарту Аллаһы Тәгаләнең ачуын чыгарыр, ди Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм. Ул күкләрне биек итеп, күз колачлый алмый торган дәрәҗәдә югары биеклеккә күтәргән дә, «уә уәдәгаль мизан», – ягъни җирләрдә, күкләрдә билгеле бер тигезлекне, балансны сакларлык үлчәвен билгеләгән. Үлчәү бер якка китсә, дөрес булмый бит.

Тигезлек сакланырга тиеш. Шул турыда без намазларыбызда да көненә биш мәртәбә әйтәбез. «Әттәхийәт»тән, «Салават»тан соң «Раббанә әәтинә фитдунйә хәсәнәтән уә фил әәхыйрати хәсәнәтән уәкыйнәгәзәбәннәр», ягъни «Раббым, дөньяда хәерле тормыш бир. Раббым, Син безне Ахыйрәттә дә ташлама, Ахыйрәттә дә хәерле тормыш бир», – дибез.

Әлбәттә, Пәйгамбәребездән салләлаһү гәләйһи вә сәлләм башлап, тугры хәлифәләрне, сәхабәләрне, төрле әүлияләрне дә үрнәк итеп тотабыз. Мәсәлән, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм саламнан яки камыштан ясалган паласта йоклаган. Мендәр урынына баш астына бер таш, йә бер агач кисәге кулланган. Ашаган ризыгы да бер учка сыярлык кадәр генә булган. «Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре бөтенләй дөньядан, тормыштан баш тартканнар, аларга бернәрсә дә кирәкмәгән. Без дә шулай ук, алар кебек дөньядан, тормыштан баш тартабыз», – дигән кешеләргә шуны белергә кирәк: ул вакытлар бик гадилек заманнары. Ул чорларда дөясе булган кеше хәлле булып саналган, бүгенге көндәге белән чагыштырганда, машинасы, торырга урыны, ашарга уртача ризыгы булган кешеләр дәрәҗәсендә. Аннан соң шуны да онытмаска кирәк – Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзе һәм аның кайбер сәхабәләре фәкыйрьлектә яшәргә мәҗбүр булганнар. Аның өстенә еш кына ачлык еллары килә торган булган.

Биредә утырган олы яшьтәге абзыйларыбыз ачлыкның галәмәтләрен күргән кешеләр, әйтеп бирә алыр. Безнең җирлектә, ачлык заманнарында, авылларда сыеры булган кеше сөт белән ачлыктан котыла алган, ягъни ул вакытта сыеры булган кеше бай булып исәпләнгән. Иң кимендә бер кәҗә тотканнар. Кәҗәсе генә булса да, бераз сөте, мае булган, шул сәбәпле ачлыктан бик артык интекмәгән. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм чорында бездәге кебек сыер түгел, ә дөя яки сарык асраганнар. Дөясе булган кеше, бигрәк тә берничә дөясе булган кеше, бик тә бай булып саналган. Тагын нәрсәләре булган ул вакытта аларның? Һичбер нәрсәләре булмаган, әлбәттә. Булса шул, бераз арпа оны, ашарга башка нәрсә юк. Ә без хәзерге, бүгенге көндәге тормышыбызның үлчәве белән үлчәмәкче булабыз. Бүгенге көндә без тук, шуңа күрә дә аздык. Аллаһы Тәгалә безгә ризыкны шул кадәр мул итеп бирде ки, аны кая куярга белмибез, Раббуль Гыйззә Җәллә Җәләлүһу күрсәткәнчә куллана алмыйбыз.

Шул ризыкларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә туктаусыз шөкерана кылыр урынына, ризасызлык күрсәтәбез. Ягъни безгә бирелгән ризыктан, нигъмәт-хәсәнәтләреннән баш тартмакчы булабыз, дөнья миңа кирәкми, мин бары тик ахыйрәт өчен генә яшим дигән булабыз. Шуның аркасында, Аллаһы Тәгалә тарафыннан өстебезгә йөкләнгән вазыйфаларыбызны үтәүдән баш тарткан булып саналачакбыз түгелме соң? Моны аңларга кирәк, ә инде шуңа төшенеп җитә алмасак – наданлык, ахмаклык чокырына төшәчәкбез. Раббыбыз һәммәбезне дә гафу кылсын, туры юлдан чыгармасын, адаштырмасын.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә:  «Сезне бер-берегездән хушланып яшәр өчен, гаиләләр корып, хәерле балалар тәрбияләр өчен, сезне парлап яраттык», – ди. «Нәхел / Умарта Кортлары», 16:72.

Һәм шулай ук: «Ирләрне, үзләренең хатыннарын ризык, мал белән тәрбия кылсыннар өчен дип, өстен итеп яраттык», – ди. Димәк, әгәр дә син мөэмин-мөселман буларак: әй, мин ахыйрәт өчен генә яшим, мин һаман зикердә, фикердә, Аллаһы Тәгаләнең җәннәтен телим, җәннәтен эзлим, шуның белән генә шөгыльләнәм, дөньядагы hичбер нәрсә мине кызыксындырмый дип йөреп, өстеңә олы вазыйфа буларак йөкләнгән гаиләңне: хатыныңны, балаларыңны ач, ташландык хәлдә калдырсаң, Раббыбыз тарафыннан өстеңә йөкләнгән дөньядагы үз вазыйфаңны үтәмәгән булачаксың. Аның боерыкларына каршы чыккан бер гасый, гөнаһкяр булачаксың. Һәм алай гына да түгел, шуның өчен бу дөньяда ук җәфа чигәчәксең, газапка тартылачаксың. Вөҗданың булса, вөҗданың җәфа чигәчәк. Вөҗдансыз, намуссыз булсаң, ул вакытта Аллаһы Тәгалә башка яктан сиңа газап җибәрәчәк, башка төрле проблема, мәшәкатьләр бирәчәк. Белеп тор, кабер кырыена килеп баскач ук, синнән сорау алачаклар. Башта: «Раббың кем, пәйгамбәрең кем, динең нинди дин?» – дип сорау бирелгәч, дәвам итеп: «Дөньяда гаилә белән вазыйфаландың, гаиләң синең өстеңә йөкләнгән иде, ник үз вазыйфаларыңны үтәмәдең», – дип соралсаң? Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылдым, диярсеңме? Бу йөкләнгән вазыйфаң гыйбадәттән иде бит:  «Ирләр хатын-кызларны караучылары», – дип Коръәндә ап-ачык күрсәтелгән иде бит, ник колак салмадың, ник качтың дип сорасалар, ни диярсең? «Нисә / Хатыннар», 4:34

Сиңа дөнья мул итеп бирелгән иде, син нигә фәкыйрьләр белән бүлешмәдең? Аллаһы Тәгалә синнән риза булып, Үзенә якынайтыр өчен дөньяда, тормышта төрле эшләр, хезмәтләр йөкләгән иде, нигә шулардан качтың, дип сорасалар, ни җавап бирерсең? Дөньяда яшәвеңнән карап ахыйрәтең билгеләнә бит, бу дөнья орлык чәчү вакыты, уңышын ахыйрәттә алачакбыз бит. Шуны һәрвакыт истә тотарга тиешле без.

Бәни Исраил вакытындагы бер карт турындагы хикәяне китермичә булмый бу очракта. Бәни Исраил заманында бер авылны су баса, су һаман күтәрелә, юллар, өйләр су астында калып бара. Шул вакытта өйләрендә чыгалмыйча калган кешеләрне коткарып, көймәләр белән коры җиргә ташыйлар. Бер карт өенең түбәсенә менеп утырып Аллаһыдан ярдәм сорап дога кыла башлый. «Раббым, Син генә ярдәм итүче, миңа шушы бәладән котылырга ярдәм ит, Синнән генә ярдәм сорыйм», – ди. Моның янына бер көймәдә кешеләр килеп, әйдә, абзый, сине коткарырга килдек, диләр. Теге карт: «Юк. Мин Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көтәм, кешеләр ярдәме кирәкми миңа. Ул мине коткарачак», –ди. Су түбәгә кадәр күтәрелә. Көймәдәгеләр тагын бер тапкыр әйләнеп киләләр. «Әйдә безнең белән, юкса батып үләсең», – дип ялваралар теге картка. Ул тагын: «Мин Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көтәм. Сезнең ярдәмегез миңа кирәкми», – ди. Бераздан су басып, йорт су астында кала һәм бу карт батып үлә.

Газап фәрештәләре килгәнен күргәч, карт: «Йә Раббым, гомерем буе гыйбадәт кылдым, Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм көттем. Ни өчен миңа газап фәрештәләре килде?» – ди. Аллаһы Тәгалә Үзенең фәрештәсе аша: «Мин ике тапкыр сине коткарырга дип ярдәмемне җибәрдем, син кабул итмәдең, санламадың», – ди.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең рәхмәте кешеләргә бер-берсе аша, мәхлүкләре аша ирешә. Шуны истән чыгармаска кирәк безгә.

Бу дөньяда хәсәнәт-нигъмәт булыр өчен ахыйрәтең өчен тырышырга кирәк. Ахыйрәттә хәсәнәт-нигъмәтең булсын өчен, җәннәттә Аллаһы Тәгаләнең йөзен күрергә, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм белән мәҗлестәш булып утырыр өчен бу дөньяда тәртипле, әдәпле булырга, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга тиешсең.

Икесе бер-берсенә бәйле. Берсе бер якка кыйшайса, икенчесе җимерелеп  төшә. Авылда яшәүчеләр яки яшәгәннәр беләләр, бер олау печән төяп кайтканда, арбага печәнне бер якка күбрәк, икенчесенә әзрәк өйсәң, арба әйләнә дә каплана. Печән олавының беразы бер якка, беразы икенче якка чыгып торырга тиеш. Әгәр дә төгәл итеп, тигезлек белән куйдың исә, ул вакытта печәнеңне алып кайтып җиткерә аласың. Төгәл итеп куймыйсың икән, әйләндерә дә каплый. Яши торган тормышыбыз да шуңа охшаш. Дөньяви һәм ахыйрәви (ахыйрәт) олавыңны яшәеш арбаңа төгәл итеп төяргә тиешсең. Әгәр дә син бер якка кыйшайтасың икән, мәсәлән, дөньяңны онытып, ахыйрәви якка күбрәк китте исә, дөньядагы вазыйфаларыңны үтәмисең икән, әлбәттә, син аның өчен ахыйрәттә соралачаксың. Алай гына да түгел. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтеп тора:

«Шушы төгәллекне, балансны, ягъни Аллаһы Тәгаләнең билгеләгән тигезлеген, Аллаһы Тәгалә куйган шушы шәргый хөкемнәрне, Аллаһы Тәгалә әйткән, белгерткән нәрсәләрне бозган кеше, бу дөньядан газабын алмыйча киткәне юк әле», – ди.

Әллә ни ерак барасы юк, Фиргавеннәр, Каруннар турында сөйләп торабыз. Бүгенге көндә дә андый мисаллар бихисап. Күзләребезне ачып, игътибар белән тирә-юнебезгә карарга гына кирәк.

Аллаһы Тәгалә рәхмәтле икән, без дә рәхмәтле булырга тиешбез. «Рәхмәт» дигән сүз ярдәмчеллекне аңлата. Раббыбыз Газзә вә Җәллә тарафыннан бирелгән ризыкны бүлешә белергә, тирә-юнеңдәге затларга карата рәхим-шәфкатьле, өстеңә йөкләнгән вазыйфаны үти белергә кирәк. Дөньяда синең вазыйфаң күп, әй адәм баласы. Сиңа бүген нинди вазыйфа бирелде исә, шуны үтәргә кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршында бары тик шул вазыйфаң өчен генә җавап бирәчәксең. Кемдер президент, кемдер дәүләт белән идарә итә, кемдер ниндидер башка эш белән шөгыльләнә, кемдер мөфти, кемдер имам була. Кемдер шушыларга ияреп баручы була. Бик гади генә, һәрберсе үзенең өстенә йөкләнгән кадәрлесе өчен генә җавап бирә. Корәни-Кәримдә:

«Бер кешенең йөген икенче берәү күтәрмәячәк», – диелә. «Мәләикә / Фәрештәләр», 35:18

Ягъни бер кешенең эше, вазыйфасы өчен икенче кеше җавап бирми. Менә шушыны Аллаһы Тәгалә безгә тәкрарлый, аңлата.  «Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күтәрә алмаслык йөк йөкләми», — ди Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә. «Әл-Бәкара / Сыер», 2:286

Ягъни Раббыбыз безгә без күтәрә алмаслык йөкне бирми, чөнки артыгын бирсә, без Аллаһы Тәгаләне онытачакбыз, чамадан тыш мәшәкатьләребез сәбәбендә Аллаһы Җәллә Җәләлүһуны исебезгә төшерергә вакытыбыз калмаячак. Шуңа күрә һәрберсенең үзенең урыны бар. Син бүген үзеңнең хәлеңә карап, Раббуль Гыйззә тарафыннан дөньяда билгеләнгән урыныңнан, дәрәҗәңнән чыгып дөньяңны алып бар, шуннан чыгып, Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп ахыйрәтеңә тырыш. Дөньядагы нинди генә эшең булмасын, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булырга тиеш.

Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә һәрберебезне дә бу дөньяда яшәгәндә Үзе риза булырлык дәрәҗәдә яшәрлек күңелләребезгә хисләребезне салып, аң- акылларыбызны ачса иде. Һәрберебезгә дә туры юлда булуыбызны насыйп итсә иде. Раббанә әәтинә фитдунйә хәсәнәтән уә фил әәхыйрати хәсәнәтән уәкыйнәгәзәбәннәр.

Илдус хәзрәт Фәиз,

«Болгар» мәчете имам-хатыйбы

«Шура» альманахы, №15