Главная  →  Статьи  →  “ЧИСТАЙ ТАРИХЫН ӨЙРӘНЕРГӘ БЕР ГОМЕР ҖИТМӘС ТӨСЛЕ”
“ЧИСТАЙ ТАРИХЫН ӨЙРӘНЕРГӘ БЕР ГОМЕР ҖИТМӘС ТӨСЛЕ”

Чистаййй

Чистайй

 

Ниһаять, тарихи Чистай шәһәренә сәфәр кылу, 200 ел элек салынган, Мөхәммәтзакир ишан Камалов-Чистави 49 ел имам-хатыйп булып эшләгән Нур җамигъ мәчетен күрү насыйп булды. Бу шәһәрдәге мирасны карап чыгу өченбер көн вакыт, әлбәттә, бик аз. Шунлыктан без мәчетнең имам-хатыйбы, районның имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовны “экскурсовод” итеп чакырдык.

— Бу мәчеткә 1817 елда нигез салынган. Бик авыр вакытларда да, хәтта совет чорында да Казанның  Мәрҗани мәчете шикелле үк ул бер дә ябылмаган. Мәчеттә 49 ел буе имам-хатыйп вазыйфасын башкарганМөхәммәдзакир ишан Камалов Чистайныңатаклы, 2 нче гильдия сәүдәгәре булган. Бик күп биналар салдырган. Шул исәптән “Камалия” һәм “Әмирхания” мәдрәсәләрен төзеткән. “Камалия” мәдрәсәсендә 200-400 ләп ир-ат укыган. Белем алырга бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән – Дагыстаннан, Чечнядан да килгәннәр. Бүгенге көндә ул ташландык хәлдә, быел реставрация ясатыргаҗыенабыз. Мәдрәсә янында шәһәрнең 2 нче мәчете булган.Совет чорында мәчет бинасы шәхси кулларда иде. Меценатлар, иганәчеләр ярдәме белән без ул бинаны алырга ният кылдык. Манарасын күтәреп, эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз.

“Әмирхания” мәдрәсәсе әлегәхакимият кулында. Ул педучилищеның тулай торагы иде, яхшы хәлдә сакланган, эчендә җылы, чиста. Аллаһ ярдәме белән анысын да кайтарырга ниятлибез.Узган ел Чистави укуларына килгәч, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нур мәчетенәМөхәммәдзакир ишан Камаловның исемен бирсәгез, дөресрәк булыр, дип киңәш иткән иде. Без бу юнәлештә дә эш алып барабыз.

Бүгенге көндә Чистайда 5 мәчет эшли: Нур мәчете, Иман мәчете, Әнәс мәчете, Ихлас мәчете һәм Әниләр мәчете. Аларның барысында да азан әйтелә, биш вакыт намаз, җомга укыла.Тагын бер тарихи мәчетебез — Таш мәчетнең документларын ясатып йөрибез. Манарасы кала, биш вакыт намаз укылыр, азан әйтелмәячәк, җомга намазы, Гаетләр үткәрелмәячәк. Безнең мөхтәсибәттә яшьләр үзәге, аксакаллар, хатын-кызлар оешмасы эшли, зәкят, “ДУМРТ Хаҗ”ның филиаллары бар. Бу бина менә шулар өчен бер мәйданчык булыр иде. Һәм инде бер почмагындаЧиставиның музеен ачарга ният бар. Ишан Камаловның мирасын саклап каласы һәм киләчәк буыннарга тапшырасы иде. Күптән түгел генә ул яшәгән йортта булдык. Кызганычка, ишанның бернәрсәсе дә сакланып калмаган диярлек. Утырган урындыгы, өстәле исән. Хуҗалар белән сөйләштек, музейга алырга телибез, дидек. Башка өстәл алып кайтып бирсәгез, без риза, диделәр. Кызганычка, динсезлек чорында Чистайда күп әйберне югалттык. Инде хәзер булган кадәрен саклап калырга тырышырга кирәк.

Чистай шәһәре Кама буенда урнашкан, яшел, матур шәһәр.Узган ел гына да анда 40 меңгә якын турист булып киткән. Алар өчен без музейлар, мәчет-мәдрәсәләрне, сувенир лавкаларын эченә алган туристлык маршруты ясарга ният кылдык. Сер түгел, бүгенге көндә мәчетләр сәдака акчасына гына яши. Үз продукциябез – китаплармы ул, комган, кашык, самавыр булсынмы – үзебез әзерләп туристларга тәкъдим иткән сувенирлар безгә бер матди ярдәм булыр иде. Моңа көчебез җитәр, иншаллаһ,бик актив яшьләребез, аксакалларыбыз бар.

Авылларда, кызганычка, хәзрәтләр олы яшьтә, шуңа күрә квест булсынмы ул, викториналармы, Коръән бәйрәме, Яулык көне, Әниләр, Ир-атлар көнеме – авылларга да барып уздырып кайтабыз. Әле менә күптән түгел генәКошларны саклау акциясенә кушылып, яшьләребез җимлекләр ясап элделәр.

Нур мәчете каршында эшләп килүче “Нур” мәдрәсәсен 1990 елны мәшһүр дин әһеле, остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматов салдырып калдырган иде. Ул укытып чыгарган шәкертләр – бүгенге көндә инде әби-бабай булдылар. Күбесе үзләре башкаларга гыйлем тарата. Әйтик, Сания абыстай Гайфетдинова биредә 28 ел дәрес алып бара. Казанга барып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне дә тәмамлап кайткан. Райондагы мәчет каршында укытучы  мөгаллимәләребез-абыстайларыбызның күбесе Сания апада гыйлем алып чыккан.Өлкән яшьтә булуына карамастан бик актив абыстай ул, дәрес калдырмый, Коръән, фикъһ, гакыйдә фәннәрен яхшы аңлата.

Мәдрәсәбез гөрләп эшләп ята. Якшәмбе мәктәбе дә бар, көндезгесе дә. Класслар тулы. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр, балалар да күп йөри. Чистайга күптән түгел генә күченеп кайткан Рәисә ханым Мөхлисова безгә Аллаһтан бер бүләк булды инде. Дини гыйлемнән тыш балаларга Тукай шигырьләрен, Гаяз Исхакый иҗатын өйрәтә, салаватлар, мөнәҗәтләр белән тәрбияли.

Киләчәктә мөселман яшьләрен спортка ныграк җәлеп итәргә дигән ниятебез бар. Бүгенге көндә яшьләребез дайвинг белән шөгыльләнә. Тренерыбыз бар. Хакимият башлыгы бассейнда шөгыльләнергә рөхсәт бирде. Киләчәктә, Аллаһ теләсә,зур суга – Камага, Казандагы Зәңгәр күлгә чыгарга исәп. “Татарстанның изге урыннары” дигән проект кысаларында су астында калган мәчетләрне табып, шул урында стела куярга җыенабыз. “Бу урында фәлән елларда фәлән авыл мәчете булган” дип язып куелса, үтеп баручылар күрерләр, хәтер яңартырлар иде. Безнең тарих бит ул, онытмаска, киләчәккә тапшырырга иде. Су күтәрелгәч, Болгар җирләрендә күпме мәчет су астында калган. 2013-2014елларда Чистай, Түбән Кама районнарында шундый 10 лап стела куйган идек. Ул эш белән мин үзем дә шөгыльләндем. Ул чакта су астында калып түгел, җир өстендә юкка чыккан авылларның мәчет урыннарын эзләдек. Бу изге эш Президент аппараты, хакимият органнары, ТР МДН нең хуплавы белән башкарыла.

Шундый проектларыбыз тагы да бар әле. Чөнки Чистайның тарихы бик бай. Аны укырга, өйрәнергә бер гомер җитмәс тә кебек.  Бу җирләрдән ерак түгел – Каманың сул ярында Идел Болгарының Җүкәтау шәһәре булган. Үзебезнең татар зиратында 750 ел элек куелган кабер ташлары саклана. Берсе — Маҗар казыйныкы зур массив таштан ясалган. Шундый 6 таш бар. Аларны безгә Казаннан Марсель әфәнде Әхмәтҗанов кайтып укып бирде. Калганнарын укып булмады, язулары бозылган. Тагын бер зират – Җүкәтау зираты  Крутая гора бистәсе янында урнашкан, бүгенге көндә ташландык хәлдә. Анда да сакланып калган ташлар бар. Язлар җиткәч, шунда җыелышып барып, тәптипкә салу турында киңәшләшергә уйлыйбыз. Әйләнәсен тотсак, кеше, мал-туар кереп таптап йөрмәс иде.

Чистайда бүгенге көндә 20-25 меңләп татар яши (татарлар – 45%). Шуның 1,5 меңе мәчеткә даими йөри. Башка милләттәшләребез дә Корбан, Ураза Гаетләрен, җомганы калдырмаска тырышалар. Корбан бәйрәмендә корбан чалмаган бер генә гаилә дә калмыйдыр Чистайда. Дини, ярдәмчел халык яши бездә.Кешенеңкемлеге проблема килеп чыккан вакытта беленә бит ул. Нинди генә авыр вакытларда да безнекеләр мәчетне ташламый. Совет чорында, мәчетләрне ябып бетергәндә дә безнең Нур мәчете ишекләрен япмаган. Ул чактагы вакыйгаларны бабайлар әле дә хәтерли. Сәнәкләр күтәреп килеп мәчетне саклаганнар, әмма мәчетне дошманга бирмәгәннәр. Шуңа күрә микән — бу мәчетнең аурасы да бүтән. Мөнбәренә 100 ел (!), хәтта ул мөнбәрдән дә бүтәнчә сөйләнә. Күп мәчетләрдә җомга үткәргән бар, тик монда бүтәнчә, хис-тойгылар бүтән…

«Мөселманнар», март-2017