Главная  →  Новости  →  RUSSIA ISLAMIC CLOTHES-2016: БЫЕЛГЫ КОЛЛЕКЦИЯЛӘР ИСЛАМ КАНУННАРЫНА ТУРЫ КИТЕРЕП ӘЗЕРЛӘНГӘН
RUSSIA ISLAMIC CLOTHES-2016: БЫЕЛГЫ КОЛЛЕКЦИЯЛӘР ИСЛАМ КАНУННАРЫНА ТУРЫ КИТЕРЕП ӘЗЕРЛӘНГӘН

 

dizajjner

Казанда Халыкара Russia Islamic Clothes мөселман киемнәре дизайнерлары фестивале узды. Бу фестивальне сигезенче ел рәттән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман дизайнерлары берлеге һәм Россия мөслимәләр берлеге оештырып килә.

Фестивальдә катнашырга барлыгы 60 тан артык заявка килгән булса, аның йомгаклау өлешендә тамашачыга 13 коллекция тәкъдим ителде. Фестивальнең төп оештыручысы, Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина әйткәнчә, быел сәхнәгә «көндәлек кием» (casual) менде. Тамашачыда аеруча «Татарстан абыстае» һәм «Әлмәт абыстае» коллекцияләренең татар милли костюмнары кызыксыну уятты. Бу костюмнарны абыстайлар үзләре тәкъдим итте. Яшь дизайнер Гөлнара Йосыпованың «Сәлам, җәй!» дип аталган йөзү костюмнары коллекциясе дә игътибарны җәлеп итте. Коллекцияләрен тәкъдим иткән барлык дизайнерлар дипломга һәм Russia Islamic Clothes 2016 фестиваленең истәлек статуэткасына ия булды. «Иң яхшы мөселман бренды» булып танылган «Ясмин» милли коллекциясе өчен кыйммәтле бүләк — алтын бизәнү эшләнмәләре җыелмасы  Җәмилә Сәлаховага тапшырылды.

dizajjner1

Чараның кунагы Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин фестивальнең елдан-ел яхшыра баруын билгеләп үтте. «Элекке елларда коллекцияләрне караганда хатын-кызларның шәрә аякларын да күрергә туры килсә, быел дизайнерлар коллекцияләрен ислам кануннарына туры китереп эшләгәннәр. Берничә балалар коллекциясе тәкъдим ителү дә күңелне сөендерде. Мәктәп формаларын тыю фонында монысы да бик мөһим», – диде Рөстәм хәзрәт.