Главная  →  Новости  →  БОЛГАРДА ЗУРЛАП КОРБАН БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА БАШЛАРГА МӨМКИН
БОЛГАРДА ЗУРЛАП КОРБАН БӘЙРӘМЕ УЗДЫРЫЛА БАШЛАРГА МӨМКИН

4875

Киләсе елдан борынгы Болгарда киңкүләм төстә Корбан бәйрәме уздырыла башларга мөмкин. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше барышы белән танышу максатыннан Болгарга баргач, шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. «Бәлкем, инде киләсе елдан башлап биредә Корбан бәйрәмен зурлап уздыра башларга мөмкин булыр. Башта Татарстан күләмендә, аннары башка төбәкләрдән мөселман кардәшләрне чакырып, Корбан бәйрәме үткәрү өчен Болгарда бөтен мөмкинлекләр бар. Ислам динен кабул иткән көнне җыелышабыз бит. Каян гына килми кунакларыбыз. Корбан бәйрәмен дә шулай итеп оештырырга була. Кунакханә дә төзелсә, мөмкинлекләр булачак», — дигән Минтимер Шәймиев.