Главная  →  Новости  →  Болгарда имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды
Болгарда имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Спаста авыл имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды. Әлеге чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Спас районы җитәкчесе Камил Нугаев, казыйлар, нәзарәт вәкилләре катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт барлык имамнарга рәхмәтен белдерде һәм традицион ислам кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. Моннан тыш дини гыйлем бирүгә аерым игътибар итәргә чакырды.

Шәһадәтнамә тапшыру тантанасыннан тыш Камил хәзрәт район җитәкчесе белән мәхәлләләр торышы турында сөйләште, шулай ук җитәкчеләр 2015 елда Болгарда Мәүлид бәйрәмен оештыруга кагылышлы сорауларны карадылар.