Главная  →  Новости  →  БОЛГАРДА 16-23 ИЮЛЬ КӨННӘРЕНДӘ II МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ УЗАЧАК
БОЛГАРДА 16-23 ИЮЛЬ КӨННӘРЕНДӘ II МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ УЗАЧАК

16-23 июль көннәрендә  бабаларыбыз ислам кабул иткән тарихи Болгар җирендә II Мөселман яшьләре форумы узачак.

Беренче мөселман яшьләре форумында Башкортстан, Кырым Республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән 80гә якын делегат катнашты. Программада дин әһелләре һәм галимнәр белән очрашулар, кызыклы мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм экскурсияләр бар иде.

Быел мөселман яшьләре җыенында 18-30 яшьтәге 120 гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Гаризалар Татарстан, Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Киров өлкәсе, Ханты-Манси автоном округыннан, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Кырымнан килеп иреште.

Чара мөселман яшьләрен берләштерүгә, алар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан, ватандашларыбызның рухи бердәмлеген ныгытуга, шулай ук егетләрдә һәм кызларда социаль, дини активлык, белемгә омтылуны тәрбияләүгә юнәлтелә.

Быел да яшьләрне эчтәлекле лекцияләр, мастер-класслар, очрашулар һәм тренинглар көтә. Махсус кунак — Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) нәселе дәвамчысы, хәдисләр белгече Габдрәхим Ләкрим. Казан һәм Болгар шәһәрләре буйлар экскурсия оештыру да планлаштырыла. Кызыксынучылар түбәндәге телефоннар буенча шалтырата ала:

8987-299-65-29 — Илһам,

8927-033-31-42 — Айгөл

dumrt.ru