Главная  →  Новости  →  БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ СЕНТЯБРЬДӘ БЕРЕНЧЕ СТУДЕНТЛАРЫН КАБУЛ ИТӘЧӘК
БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ СЕНТЯБРЬДӘ БЕРЕНЧЕ СТУДЕНТЛАРЫН КАБУЛ ИТӘЧӘК

bolgar-akademiyase

Болгар ислам академиясе сентябрьдә беренче студентларын кабул итәчәк. «Моның өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә тиеш», — дип белдергән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә. Төзүчеләр комплексның эчке эшләренә керешкәннәр инде, кунакларга елның теләсә кайсы фасылында уңайлы булсын өчен эш климат үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла.