Главная  →  Новости  →  БОЛГАР АКАДЕМИЯСЕ ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ ЭШ КАЙНЫЙ
БОЛГАР АКАДЕМИЯСЕ ТӨЗЕЛЕШЕНДӘ ЭШ КАЙНЫЙ

bolgar-akademiyase
Болгар ислам академиясе төзелешендә эш кайный. Бүгенге көнгә аның диварлары 90% ка күтәрелгән. Берничә көн элек түбә ябу, диварларны тышлау һәм инженерлык челтәрен урнаштыру буенча эш башланган. Төзелеш эшләренең сыйфатын, материалларның нормативларга туры килүен Госстройнадзор экспертлары ныклы контрольдә тота, дип хәбәр итә Islam-today порталы. Академия бинасының гомуми мәйданы 12 мең квадрат метрны тәшкил итә.