Главная  →  Новости  →  БИЕКТАУ ХАСТАХАНӘСЕНДӘ НАМАЗ БҮЛМӘСЕ АЧЫЛДЫ
БИЕКТАУ ХАСТАХАНӘСЕНДӘ НАМАЗ БҮЛМӘСЕ АЧЫЛДЫ

Бүген Биектау районының үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдиновлар караган. Алар шунда ук беренче намазны укыганнар.

Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган, намаз уку бүлмәсе ике өлешкә: ир-атлар һәм хатын-кызлар урыны итеп бүленгән. Шулай ук биредә дини календарьләр, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган.