Главная  →  Новости  →  БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘРГӘ ТИҢНӘР ЮК!
БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘРГӘ ТИҢНӘР ЮК!

МаратМаратш

Голландиянең Ситтард шәһәрендә Европа-17 кубогына каратэ буенча узган ярышларда Россиянең милли җыелма командасыннан берьюлы 2 спортчы пьедесталга күтәрелде. Европаның 30 иленнән килгән иң көчле 70 спортчысы арасыннан Марсель Гайнетдинов (Татарстан) — 1 нче, Марат Шәрәфиев (Татарстан, безнең мәхәлләдәшебез) 3 нче урынны яулады. Венгрияле Gergö Ocsovai — 2 нче урында. Якташларыбыз белән чиксез горурланабыз, җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Яңадан-яңа җиңүләр яуларга; спорт аша Татарстаныбызны, халкыбызны бөтен дөньяга танытырга, данларга насыйп булсын!