Главная  →  Новости  →  БЕЗГӘ САВАБЫ КИРӘК
БЕЗГӘ САВАБЫ КИРӘК

газета

Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхәррирлегендә, 5 мең тираж белән нәшер ителүче «Мөселманнар» газетасының чираттагы июнь саны рамазанга багышлап чыгарылды.  Изге айның фазыйләтләре, фитыр, фидия сәдакаларының күләме, узган елгы уразаның казасын тотып бетермәгән очракта нишләргә — укучыларны борчыган шушы сорауларга тәфсилле җаваплар әзерләнде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Нурислам хәзрәт Ибраһимның рамазанга кагылышлы нәсыйхәтләре урнаштырылды.

«Мөселманнар» газетасы Гаилә мәхәлләсе тормышын яктыртуга да әһәмият бирә. Риядан булмасын, безнең үзебездә барган колачлы эшләрне, матур башлангычларны матбугат аша башкаларга да үрнәк итеп күрсәтәсебез килә. Бу санда, мәсәлән, Гаилә чишмәсен ачуга әзерлек, Гаилә мәчетендә дини гыйлем алучы балаларның чыгарылыш кичәсеннән фоторепортаж бирелде. Яңа ачылган «Кадерле кунак син безгә» дигән рубрикада Ханти-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән әңгәмә урнаштырдык.

Исегезгә төшерәбез: «Мөселманнар»га алдагы ярлы еллыкка язылу дәвам итә.  Газета аена бер тапкыр А4 форматында 16 битле булып чыга. Индексы — П3131. Ярты елга язылу бәясе — нибары 161 сум 46 тиен. Безгә матди табыштан бигрәк савап кирәк.