БЕЗ — ӨЧЕНЧЕ!
Казан шәһәре башкарма комитеты мөселман яшьләре арасында уздырган спартакиада нәтиҗәләре билгеле булды. Без — Гаилә мәчете мәхәлләсе командасы мактаулы өченче урында! 1 нче урында «Мөхәммәдия», 2 дә — Дин Ислам мәчете. Гадел, Котдус, Иман нуры мәчетләре 4, 5, 6 нчы урыннарны бүлеште. Гомумән алганда, Казанның Совет районы мәчетләре мәхәлләләре яшьләре бу ярышларда спорт белән дус булуларын күрсәтте. Афәрин!